Логотип
Хәбәрләр

Минзәлә татар дәүләт драма театры яңа сезонын ачты

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры 84 нче сезонын ачты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Коллектив яңа сезонны Әнгам Әтнабаевның “Кыз урлау” му...

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры 84 нче сезонын ачты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Коллектив яңа сезонны Әнгам Әтнабаевның “Кыз урлау” музыкаль комедия премьерасы белән ачып җибәрде.

«Минзәлә театры коллективы өчен 2019 ел уңышлы булды. Алар Казахстанда һәм Мәскәү, Волгоград, Махачкала шәһәрләрендә чыгыш ясадылар. Узган ел нәтиҗәләре буенча «Ел артисты-2018» дигән номинациядә театрда махсус кубок булдырылды. Әлеге кубокка театр артисты Ильяс Закиров лаек булды»,  диелгән хәбәрдә.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк