Логотип
Хәбәрләр

Минзәлә театры Мәскәүне яулый

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының Мәскәү шәһәрендәге гастрольләре Мостай Кәримнең «Кыз урлау» спектакле белән ачылды. Спектакль башланыр алдыннан сәхнәдә Татарстан Респуб...

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының Мәскәү шәһәрендәге гастрольләре Мостай Кәримнең «Кыз урлау» спектакле белән ачылды.

Спектакль башланыр алдыннан сәхнәдә Татарстан Республикасының Россия Федерациясендә Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллин, Башкортстан Республикасының Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиленең урынбасары Евгений Кравцов, театр директоры Роберт Шәймәрданов чыгыш ясады.

Эмиль Фәйзуллин Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасының Россия Федерациясендә Тулы вәкаләтле вәкиле Әхмәтшин Равил Кәлимулла исеменнән Роберт Шәйхел улына рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк ‒ картина ‒ тапшырды.

Кичә, 23 октябрь көнне Минзәллә театры Мәскәү халкына «Иблис» трагедиясен тәкъдим итте.

Пьесаның кыскача эчтәлеге мондыйрак. Кешеләр арасында Иблис йөри. Шигъри җанлы, иманлы төп геройны җиңә ‒ аның яшеренеп яткан инстинктларын уята. Рәйнәгә гашыйк булган Гариф, Иблис коткысына бирелеп, акчага, шәрабкә кызыга, хәтта хатыны Хавәрне дә, бертуган абыйсы Васыйфны да үтерүгә барып җитә. Үч үчне тудыра ‒ Хавәрнең әтисе кызын югалту кайгысыннан үч белән яна башлый. Режиссер фантазиясендә сәхнәдә бер түгел, ике Иблис йөри – икенчесе Иблис игезәге, күләгәсе – теләсә ничек атарга мөмкин. Дөньядагы барлык явызлыклар иблистән, иблис безнең үзебездә утыра, үч-көнчелек аша без аны дөньяга чыгарабыз, ди азәрбәйҗан классигы моннан йөз ел элек язылган һәм хәзер дә актуаль булган әсәре белән.

«Иблис» ‒ «Тантана» пермиясе лауреаты.

Автор: Г.Шарапова

Фото: tatar-congress

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк