Логотип
Хәбәрләр

Минзәлә театры Зиннур Хөснияр әсәрен сәхнәләштерәчәк

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры «Бердәм Россия» партиясенең «Кече шәһәр театрлары» федераль проекты буенча чыгарылачак 2019 елның чираттагы премьерасын – Зиннур Хөсниярның «Кай...

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры «Бердәм Россия» партиясенең «Кече шәһәр театрлары» федераль проекты буенча чыгарылачак 2019 елның чираттагы премьерасын – Зиннур Хөсниярның «Кайту» әсәрен сәхнәләштерә. Режиссеры – Эдуард Шахов, хореографы – Алина Мостаева, рәссамы – Валерий Яшкулов. Режиссер, артистлар белән әсәр турында фикер алышу вакытында, спектакльне Бертольд Брехтча «эпик театр» стилендә күрүен аңлатты. Политик сатира, плакат формасында әсәрнең асылын җиткерү әлеге очракта уңышлы булуын әйтте. Су астында калган авыллар, зиратлар турында булган «Кайту», абстракт фикерләү нәтиҗәсендә башка күп төрле мәсьәләләрне күтәрә, алар заманча музыкаль агым – рэп сөйләп тамашачыга җиткерелә.

Кастингта режиссер Эдуард Шахов тарафыннан спектакльгә артистлар Илсинә Миннемуллина, Рания Җиһаншина, Руслан Әхмәтҗанов, Чулпан Бәдретдинова,Рөстәм Зиннуров, Раушан Зиннуров, Ильяс Закиров, Зилия Закирова, Рифат Хафизов, һәм Илнур Мәҗитов сайлап алынды.

Нурсибә Адиева,

театрның әдәби бүлеге мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк