Логотип
Хәбәрләр

Минзәлә театрының “Иблис” спектакле Кече шәһәр театрлары фестивалендә катнаша

(Казан, 2 март, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры “Иблис” трагедиясе белән Россиянең кече шәһәр театрлары фестивалендә катнашачак. Бу...

(Казан, 2 март, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры “Иблис” трагедиясе белән Россиянең кече шәһәр театрлары фестивалендә катнашачак. Бу хакта театр җитәкчелеге хәбәр итә.

Мәгълүмат өчен. Россиянең кече шәһәр театрлары фестивале илнең иң дәрәҗәле театр фестивальләренең берсе. Быел 5 – 11 июнь көннәрендә Новороссийск шәһәрендә үтәчәк.

Мәгълүмат өчен. Минзәлә татар дәүләт драма театры “Иблис” спектаклен “Россиянең кече шәһәр театрлары” федераль проекты кысаларында чыгарды. Спектакльне танылган режиссер, “Алтын битлек” театр премиясе лауреаты Сергей Потапов сәхнәләштерде. Азәрбәйҗан классигы Хөсәен Җәвиднең шигъри тел белән язылган трагедиясен татарчага Ркаил Зәйдулла тәрҗемә итте. Рәссамы – Валерий Яшкулов. 

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк