Логотип
Хәбәрләр

Әмир Мәҗитов музеенда “Буяуларда минем хисләрем” (“В красках мои чувства”) күргәзмәсе ачыла.

Бүген, 14 сентябрь, сәгать 16:00 да Әмир Мәҗитов музеенда “Буяуларда минем хисләрем” (“В красках мои чувства”) дип аталган Резеда Юсупованың персональ күргәзмәсе ачыла. Күргәзмә рәссамның 55 яшьлек юб...

Бүген, 14 сентябрь, сәгать 16:00 да Әмир Мәҗитов музеенда “Буяуларда минем хисләрем” (“В красках мои чувства”) дип аталган Резеда Юсупованың персональ күргәзмәсе ачыла. Күргәзмә рәссамның 55 яшьлек юбилеена багышланган һәм ул 2018 елның 14 октябренә кадәр барачак. Керү бушлай.

Юсупова Резеда Заһит кызы – Казанның танылган рәссамы, Казан халык сәнгать һөнәрчелеге техникумы укытучысы. Күргәзмәдә рәссамның 70 тән артык иҗат җимеше тәкъдим ителәчәк. Экспозициядә майлы рәсем техникасында ясалган күп санлы кызыклы пейзажлар, натюрмортлар, портретлар җыелган. Резеда Юсупованың соңгы хезмәтләре аеруча кызыклы – алар үзләрендә якты милли бизәк йөртә һәм, иң мөһиме, татар халкының тарихын, сәнгать үрнәкләрен чагылдыра.

Килми калмагыз!

Эш сәгате: 

сиш - 10:00-17:00 кадәр

якш - 10:00-16:00 кадәр

дүш - ял

Урыны: Әмир Мәҗитов музее

Шәһәр: Казан

Адрес: Дзержинский ур, 27, 1 этаж

Аралашу өчен мәгълүматлар: 264-35-22 

Якындагы метро: Кремль (метро станциясе)

 

Фәнүзә Сираҗиева

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк