Логотип
Хәбәрләр

Мәктәпләр ничек укый?Министр җавап бирә

Түбән Камада - 35, ә Әлмәттә - җиде, Алексеевск районында 23 мәктәп биш көнлек укуга күчте.

Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин  республикада күпме мәктәпнең биш көнлек укуга күчкәнлеген әйтте. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министры Instagram социаль челтәрендә узган туры эфир вакытында сөйләде.

«Республика биш көнлек укуга күчә. Казанда, Түбән Камада, Әлмәттә, авыл районнарында биш көнлек укуга күчкән мәктәпләр бар. Әмма барлык мәктәпләр дә биш көнлеккә күчәргә тиеш дигән сүз дөрес түгел», - диде Һадиуллин.

Аның сүзләренчә, «Мәгариф турында»гы закон нигезендә, биш көнлек укуга күчү мәсьәләсен мәктәп ата-аналар белән бергә хәл итә.

«Һәр мәктәп, һәр муниципалитет, тәкъдимнәрне исәпкә алып, мөстәкыйль рәвештә карар кабул итә. Шул ук вакытта уку планы тулысынча тормышка ашырылырга тиеш. Ягъни, балалар рус һәм туган телләрен, табигый-фәнни цикл предметларын, математик профильле предметларны тулы күләмдә өйрәнсен өчен, барлык фәннәр дә сакланырга тиеш. Бу алай ук җиңел түгел», - дип искәртте министр.

Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы әйтүенчә, кайбер балаларның ата-аналары шимбә көнне укулар булу яклы.

«Йөкләнеш зур булганда, балалар арый. Без инде тикшеренүләр уздырдык. Шуңа күрә, әйдәгез, ашыкмыйк. Без карарны балаларыбызның сәламәтлеге турында уйлап кабул итәргә тиеш», — диде ул.

Бу уку елында биш көнлек уку Казанның 83 мәктәбендә 25 башлангыч сыйныфта оештырылган. Түбән Камада - 35, ә Әлмәттә - җиде, Алексеевск районында 23 мәктәп биш көнлек укуга күчте. Бу хакта "Татар-информ" хәбәр итә.

Фото:https://pixabay.com/

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк