Логотип
Хәбәрләр

Мондый тавыш мең елга бер генә туадыр

Радиодан көндезге ял концерты бара иде. Менә «Кара урман» җыры башланды. Бернинди гармун, оркестр күләгәсенә сыенмаган моңлы тавыш, берьялгызы, бүлмә тынлыгын киереп тантана итә иде. Җиһан әбинең кул...

Радиодан көндезге ял концерты бара иде. Менә «Кара урман» җыры башланды. Бернинди гармун, оркестр күләгәсенә сыенмаган моңлы тавыш, берьялгызы, бүлмә тынлыгын киереп тантана итә иде.

Җиһан әбинең кул ишарәсен искәрепме, әллә болаймы, табын кинәт тынып калды. Сәйяр тәрәзәгә борылды. Кеше, артык тәэсирле моңны күңеленә сыйдыра алмыйча, таяныч эзләгәндәй тирәлеккә карый. Әнә авылның үзәк урамы. Биеклеге, буяулары төрле коймалар. Туйлар кергәндә, киерелеп, хуҗасын кайтмас юлга озатканда, сызланып ачыла торган капкалар. Бер үк нигездә дәвам иткән нәселләр хәтерен сакклаган өйләр чүгеп тыңлый сыман бу җырны.

Бу җыр яңгыраган вакытта авыл, киселгән төп өстенә утырган ялгыз карт шикелле, күзләрен йома, хәтеренә китеп адаша...

Бу җыр күңелеңә, җаныңа күчкән борынгылар авазын уятып бирә, сүнгән учакны тергезгән кебек.

Мондый тавыш мең елга бер генә туадыр. Болай ук та моңлы, болай ук та тирән итеп бу җырны аңа кадәр беркем дә җырлый алмагандыр, аннан соң да булмас... Гасырлар буе килгән моңны нәкъ менә син яшәгән чорда бөтен барлыгы белән ачып салган тавышның шаһиты булу – язмыш тарафыннан бирелгән сирәк очраклыктыр...

Җыр беткәч тә әле, яңгыравын хәтердән җуярга теләмәгәндәй, чәйгә үрелмичә бер тын утырдылар. Ниһаять, күз төпләрен яулык почмагы белән сөртеп, Җиһан әби телгә килде:

-Йарабби, бу кадәрле дә моңны бирер икән кешегә. Көткән әҗәлеңне кире борырсың.

Фото: Сәхнә журналы архивыннан

Марсель Галиев

«Ул чакта» дигән повестьтан өзек

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк