Логотип
Хәбәрләр

«Моя прекрасная няня» йолдызында яман шеш тапканнар

«Моя прекрасная няня» сериалы йолдызының сәламәтлеге белән проблемалары бар, — дип хәбәр итә СМИ. Матбугатта актрисаның онкологик авыруы ачыклануы турында маддә барлыкка килә. Анастасия Заворотнюк теа...

«Моя прекрасная няня» сериалы йолдызының сәламәтлеге белән проблемалары бар, — дип хәбәр итә СМИ. Матбугатта актрисаның онкологик авыруы ачыклануы турында маддә барлыкка килә. Анастасия Заворотнюк театрдагы спектакльләрне кире какты һәм дөньяви чараларда күренми. Фанатлар шаккатты.

СМИ хәбәрләүенчә, Заворотнюкның онкологик авыруын кече кызы туганнан соң диагностикалаганнар. Кызның ЭКО ярдәмендә тууын, шуның аркасында үлем куркынычы барлыкка килү мөмкин булуын фаразладылар.

Йолдыз үзе һәм аның якыннары бу имеш-мимешләрне берничек тә шәрехләмәде. Instagram сәхифәсенә бу айда гына да ике пост куелган. Ләкин актрисаның вәкилләре мәгълүматны кире какты һәм аның иҗатына гашыйкларны тынычландырды. Актриса кәгазь эше белән төялгән: ире, фигурист Петр Чернышев — США гражданы, шуңа күрә балаларга документлар рәсмиләштерергә кирәк, дип аңлатты актриса агенты.

Автор: Г. Вәлиева

Фото: Инстаграм @a_zavorotnyuk

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк