Логотип
Хәбәрләр

Можгада Мөселман мәдәни үзәге барлыкка киләчәк

(Казан, 27 май, "Татар-информ"). Можгада Мөселман мәдәни үзәге барлыкка киләчәк. Можга татар автономиясе хәбәр итүенчә, үзәкнең проекты инде тулысынча әзер.  Булачак мөселман үзәге Дубидель микрорайо...

(Казан, 27 май, "Татар-информ"). Можгада Мөселман мәдәни үзәге барлыкка киләчәк. Можга татар автономиясе хәбәр итүенчә, үзәкнең проекты инде тулысынча әзер. 

Булачак мөселман үзәге Дубидель микрорайонында төзеләчәк. 

Узган шимбәдә Можгада яшәүче милләттәшләребез үзәк сафка бастырылачак территорияне өмә ясап тәртипкә китергән. 

"Без ике сәгать эчендә территорияне җыештырып, тәртипкә китердек һәм алдагы эшләр өчен әзерләдек. Бергә без булдырабыз", диелә хәбәрдә. 

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк