Логотип
Хәбәрләр

Мәскәү поезды Татарстан турында «сөйли»

Поездның һәр вагонында QR-кодлар да бар, аның буенча  пассажирлар бу төбәкләрнең сайтына күчә ала.

Мәскәүдә метроның «кызыл» линиясендә  Россия төбәкләре турында мәгълүмат язылган поезд йөри башлады. 19 төбәк арасына  Татарстан да кергән. Биредә  Калининградтан алып Камчатка краена кадәр «сәяхәт» итеп була. Монда  Карелия матурлыгы, Дагыстан һәм Кабардино-Балкария таулары, Татарстанның бай мәдәнияте, Камчатка елгалары, Алтай тыюлыклары белән танышып булачак. Яңа состав 6 ай дәвамында Сокольники линиясендә йөриячәк. Поездның һәр вагонында QR-кодлар да бар, аның буенча  пассажирлар бу төбәкләрнең сайтына күчә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк