Логотип
Хәбәрләр

«Мунчага да бергә кердегезме?»

Җырчы Гөлсирин Абдуллина башына сөлге уралган һәм ике үрдәк түшкәсе тоткан фотосы астына «Авыл... Эш...Мунча.. Кыскасы, рәхәт авылда», дип язып куйган. «Бүген без үрдәк өмәсе ясадык. Сезнең якларда өм...

Җырчы Гөлсирин Абдуллина башына сөлге уралган һәм ике үрдәк түшкәсе тоткан фотосы астына «Авыл... Эш...Мунча.. Кыскасы, рәхәт авылда», дип язып куйган. «Бүген без үрдәк өмәсе ясадык. Сезнең якларда өмәләр бармы ул хәзер?» ‒ дип сораган җырчы. «Сез өмәнең нәрсә икенен һәм ничек барганын беләсез микән соң!? Бездә өмә дип әйтергә!!! Сезнең яшь буенча өмәнең ничек узганын да шул әбиегез сөйләвеннән белсәгез генә, "Белмәгәнне, эшләмәгәнне ник төшереп ятарга», ‒ дип язган «инстадуслары».

Гөлсирин дә аптырап калмаган, «Безгә килеп йолкышырга иде, бик шат булыр идек, күреп тә китәр идегез», ‒ дип җавап язган. 

«Мунчага да бергә кердегезме?» ‒ дип шаярткан берсе. «Юк, эш беткәч, кердем», ‒ дип җавап язган җырчы.

Бу хакта тулырак: intertat

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк