Мурат Гайсин – Дилә Нигъмәтуллина кызының әтисе?

«Мин точно беләм, Дилә Нигъмәтуллинаның кызы Сәфинә – Мурат Гайсинныкы ул!» – халык арасында әнә шундый сүз таралды. Дөреслеккә туры киләме? Муратның үзенә мөрәҗәгать иттек.

Җырчы Мурат Гайсин тирәсендә коточкыч гайбәт сүзләр йөри башлады. Гайбәтнең дә ниндие – кеше ышанмаслыгы! Янәсе, җырчы Дилә Нигъмәтуллинаның кызы Сәфинә – Муратның кызы икән. Мурат «ШК» аша бу акылга сыймаслык гайбәткә нокта куярга булды. 

– Миңа «Дилә Нигъмәтуллинаның кызы сезнекеме әллә?» дип бик күп кеше яза һәм шалтырата башлады. Дөрес булмаган бу мәгълүматка бик аптырадым, чыганагын эзләргә керештем. Кешеләрдән сораша торгач, бер әйбер ачыкланды. Быел үземнең «10 ел Татарстанда» дигән сольный концертым алдыннан билет сатучы кассирыбыз тамашачылар сөйләшкәнен ишеткән. Минем афиша янында башка бер концерт афишасы һәм анда Дилә Нигъмәтуллина фотографиясе булган. Шунда бер тамашачы икенчесенә «Дилә Нигъмәтуллинаның кызы Мурат Гайсинныкы бит, Инстаграммда фотографиясенә карагыз – аның копиясе бит ул!» дигән», – дип сөйләде Мурат.

 Халыкка «чәйнәргә» сүз генә булсын. Моны ишетеп, башка тамашачылар да афишалар янына җыела башлаган. «Башкалар «юк, ул кыз Марат Мухинныкы бит» дигән. Теге хатын «мин точно беләм, Мурат Гайсинныкы ул» дип һаман үз сүзендә тора икән. Менә бит! Нәрсә генә ишетмәссең?! Бу гайбәт Диләгә дә килеп җитәр, шуңа күрә ачуланмасын, бу сүзнең каян килеп чыкканын сезгә сөйләдем», – ди җырчы.

"Миңа язган һәм шалтыраткан һәркемгә рәсми рәвештә әйтәм: «Диләнең кызы берничек тә минеке була алмый. Диләне гомердә бер-ике тапкыр күргәнем бар, анысы да сәхнә артында. Минем аны кочаклаганым да юк. Бәлки, кешеләр Мурат Гайсин белән Марат Мухин исемнәре охшаш булганга бутыйдыр, әмма бу гайбәтне туктатсыннар иде», – дип белдерде Мурат.

Чыганак: Шәһри Казан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
1027
0
1
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Невосполнимая потеря в мире театра
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Световозвращающие элементы на одежде ребенка могут спасти ребенку жизнь
  • Световозвращающие элементы на одежде ребенка могут спасти ребенку жизнь
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы