«Музыка детям»
«Музыка детям»
18 май көнне 17.00 сәгатьтә Халыклар дуслыгы залында РФ һәм ТР Композиторлар берлеге әгъзасы Гөлнара Тимербулатованың «Музыка детям» хор музыкасы авторлары концерты була. Көйләр республиканың яшь шагыйрьләре Ольга Калугина һәм Ландыш Равилова шигырьләренә иҗат ителгән. Чара Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Композиторлар берлеге ярдәме белән уза.
Концерт "Заманча композиторның иҗади остаханәсе" проекты кысаларында үтә, җитәкчесе - Гөлнара Тимербулатова. Анда Казан шәһәренең балалар хор коллективлары, балалар сәнгать мәктәбе ансамбльләре, шулай ук укытучылар хоры һәм КазГИК концерт хоры катнашачак. Концертта республиканың истәлекле урыннары, халыкның тарихи хәтере, шулай ук балачакның актуаль темалары турында әсәрләр рус һәм татар телләрендә яңгыраячак.
Яшь чикләве 6+
Галерея
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк