Логотип
Хәбәрләр

«Музыка - ул хәрәм!». Азат Абитовны җыр башкаруда гаеплиләр?

Берничә көн элек популяр җырчы Азат Абитов инстаграмында укучылары арасында сораштыру уздырган иде. «Музыка – ул хәрәм?!» дигән язма җибәрәләр Азатка, һәм бу хакта ул тамашачы фикерен белергә булган....

Берничә көн элек популяр җырчы Азат Абитов инстаграмында укучылары арасында сораштыру уздырган иде. «Музыка – ул хәрәм?!» дигән язма җибәрәләр Азатка, һәм бу хакта ул тамашачы фикерен белергә булган.

«Күптән кызыксынам шушы сорау белән: төрле кешеләр төрле фикер йөртәләр. Минемчә, җыр – ул саваплы эш! Җыр кешене терелтә, яшәргә көч бирә, шатлыкны уртаклаша һәм кайгылы вакытларда терәк була!» – дип фикерли Азат.

Әлеге сораштыру чыннан да шау-шу күтәрә. Күбесе Азат яклы, аның сүзе хак булганын белдерделәр. Әмма: «Ислам динен кабул итүчеләр өчен музыка хәрәм. Чөнки мөселман кешесе тынычлыгын Коръәннән алырга тиеш. Монда җырның сүзендә эш тормый, музыкаль инструментларга кушылып жырлаулары. Моңа күп дәлилләр бар» – дип язучы кеше дә бар.

Ә Сезнең өчен җырлау – хәрәмме?

Автор: Г. Вәлиева

Фото: Инстаграм @azat_abitov

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк