Логотип
Хәбәрләр

Ни өчен Матурова яки "Сәхнә" ул нинди?

Бу - әлеге фикерләр белән редакция килешә дигән сүз түгел!

Хәерле эш атнасы булсын, дуслар!


Соңгы вакыйларга бәйле рәвештә ачыклык кертергә булдык.

 
"Сәхнә"журналы - фикер алышулар мәйданчыгы. Журнал битләрендә һәркем үзен кызыксындырган темага язмалар таба ала. Без шоу-бизнес, эстрада тирәсендәге вакыйгаларны яктырту белән генә мавыкмыйбыз. Сез биредә спектакльгә рецензияләр, премьералар хакында профессионал тәнкыйтьчеләр фикере, республикада югары сәнгать өлкәсендә булган яңалыклар, опера, балет театры, филармония, Зур концертлар залы һәм башка бик күп мәдәни учакларыбызда гөрләгән вакыйгалар, юбилеен билгеләп үтүче олуг шәхесләребез белән әңгәмәләр, бакыйлыкка күчкән мәдәният, сәнгать әһелләренә багышланган язмалар белән таныша аласыз. Горурланып шуны әйтә алабыз:"Сәхнә" республиканың мәдәни тормышын тулысынча яктыртучы бердәнбер басма! Аның 20 еллык тарихы бар! Быел без юбилеебызны билгеләп үтәргә әзерләнәбез. Журналда шоу-бизнес дөньясын "чеметтергән" яңалыклар, язмалар бихисап! Алар һәр санда диярлек бар һәм булачак! Быел без үз фикерләре белән бөтен инстаграм киңлекләрендә бәхәс уяткан @матурова белән дә хезмәттәшлек итәргә булдык. Ул журналыбызга яңа сулыш бирәчәк. Яшермибез:сәнгать белән кызыксыну кимеде, халык саллы мәкаләләргә түгел, уен-көлкегә күбрәк игътибар  бирә башлады. Шулай икән, димәк,без дә бераз "заманча" агымга иярик, дидек. Әмма журналны бер генә тапкыр тулысынча укып чыккан кеше безне "шакшы" мәкаләләр яза дип гаепли алмас. Бу ай саен тарихи язмалары белән сөендергән Әзһәр Шакиров, тәнкыйтьчеләр Әлфәт Закирҗанов, Миләүшә Хәбетдинова, олуг шәхесләребезнең архив язмалары белән эш иткән Нәсим Акмал һәм башка бик күп авторларыбыз эшчәнлеген бәяләмәү булыр иде!

Журналда һәркем үзенә кызыклы язмалар белән таныша алачак. Ә бу кем өчендер мәдәният, сәнгать тарихын чагылдырган язмалар, ә кем өчендер Милена Матурова күтәргән темалар. Бу - әлеге фикерләр белән редакция фикере туры килә дигән сүз түгел. Шуңа күрә, аралашыгыз, бәхәсләшегез, ни өчен алай түгел, болай булуын дәлилләгез! Без Сезнең белән элемтәгә әзер! Журнал битләре күп, язмаларыгыз белән уртаклашыгыз!Фикерләргә урын җитәрлек...

Һәм үтенеп сорыйбыз: журнал эчтәлеге белән тулысынча танышыгыз, гаеп-сүзләргә урын калмавын аңларсыз.

Уңышлар!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк