Логотип
Хәбәрләр

«Әни исән калсын өчен без кулдан килгәнчә тырыштык»

Популяр җырчы Азат Фазлыевның әнисе каты авырганын күпләр белгәннәрдер. Балалар әнисенең гомерен озынайтыр, терелтер өчен күп көч куйдылар. Әмма кызганыч, Зөлфирә ханым 2019 елның 15 мартында арабызда...

Популяр җырчы Азат Фазлыевның әнисе каты авырганын күпләр белгәннәрдер. Балалар әнисенең гомерен озынайтыр, терелтер өчен күп көч куйдылар. Әмма кызганыч, Зөлфирә ханым 2019 елның 15 мартында арабыздан китеп барды.

Фазлыевлар гаиләсе берничә ел рәттән яман шеш белән бергә көрәштеләр. Узган елны, көч калмагач, артистлар хезмәттәшләренә һәм тамашачыларына мөрәҗәгать итергә мәҗбүр булалар. Шуннан бирле Азатның әнисенең гомере өчен каты көрәш башланды.

«Әнине Төркиядә дәвалау өчен безгә бизнесменнардан зур суммалар алып торырга туры килде. Алган бурычны өчкә – өч туганга бүлдек. Без үзебезгә тиешен түләдек, Аллага шөкер! Бизнесменнардан алган акчаларны кайтарып бетердек. Банкларга тиешбез әле, әмма анысы ваклап түләнгәч, әкеренләп бетәр, борчылмыйбыз... Әни исән калсын, аякка бассын өчен без кулдан килгәнчә тырыштык. Безнең хәлне аңлап, безгә ышанып, акча биреп торган һәр кешегә зур рәхмәт! Әнине дәвалауга күп кеше үз өлешен кертте! Артистларга рәхмәтлебез. Тамашачылар да үз акчаларын җибәрде», – дип рәхмәтен белдерде Алсу Фазлыева.

Автор: Г. Вәлиева

Фото: Инстаграм 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

???Без бурычларыбызны түләп бетердек! ? ... Озак еллар әниебез ( Азатнын эәнисе)авырды. Без моның хакта бик сөйләмәдек, ничек кенә авыр һәм борчулы булса да, барын да пәрдә артында калдырырга тырыштык. Әнине үз көчебез белән Израильгә алып барган идек. Анда ул берникадәр дәвалану курсын, тикшеренү үтеп кайтты. Бар булган акчаларны, машинаны сатып, кредитлар алып, ул эшне башкарып чыктык. Ә инде узган елны, көчебез калмагач, якыннарыбызга, коллегаларыбызга, тамашачыларга мөрәҗәгать итәргә булдык. Әнине Төркиядә дәвалау өчен безгә бизнесменнардан зур суммалар алып торырга туры килде. Алган бурычны өчкә - өч туганга бүлдек. Без үзебезгә тиешен түләдек, Аллага шөкер! Бизнесменнардан алган акчаларны кайтарып бетердек. Банкларга тиешбез әле, әмма анысы ваклап түләнгәч, әкеренләп бетәр, борчылмыйбыз... Әни исән калсын, аякка бассын өчен без кулдан килгәнчә тырыштык. Безнең хәлне аңлап, безгә ышанып, акча биреп торган һәр кешегә зур рәхмәт! Әнине дәвалауга күп кеше үз өлешен кертте! Артистларга рәхмәтлебез. Тамашачылар да үз акчаларын җибәрде. Әмма күпмедер вакыттан соң, гаилә белән җыелышып сөйләшеп, җыелган ул акчаны без , "Ватаным Татарстан" газетасы киңәше белән, җиде мөхтаҗ балага бүлеп бирергә булдык. Аларга ярдәме тигәндер дип ышанасы килә. Әни!!! Без сине бик сагынабыз, юксынабыз! Урының оҗмах түрендә булсын ? Бурыч түләү җиңел эш түгел. Максат булгач, эше да җайланып торды. Дөресен әйтәбез: көн-төн, кайчак хәтта йокламыйча, юлдан кайтып кермичә тырыштык без! Концертлар, бәйрәмнәр оештырдык! Акча эшләү мөмкинлеген биргән өчен NL international компаниясенә дә зур рәхмәт! Без эшләдек, эшебез нәтиҗәләр бирде, нәтиҗәләр безне "үстерде", ә эш хакы безгә канат куйды. Бурычлары булган һәр кешегә исән-сау, тиз арада аларны түләп бетерүләрен телибез! Чын күңелебездән! #алсуфазлыева #азатфазлыев #nlкомандафазлыевых

Публикация от Алсу Фазлыева (@alsufazlyeva)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк