Логотип
Хәбәрләр

Нигә «юк» дип әйтүе авыр?

Дөньяда нечкә күңелле, йомшак кешеләр күп. Мондый кешеләргә оялчанлык хас. Алар турыдан-туры үз фикерен әйтергә куркалар, чөнки беренче чиратта башка кешенең хисләре хакында кайгырталар. Ландыш Нигъм...

Дөньяда нечкә күңелле, йомшак кешеләр күп. Мондый кешеләргә оялчанлык хас. Алар турыдан-туры үз фикерен әйтергә куркалар, чөнки беренче чиратта башка кешенең хисләре хакында кайгырталар.

Ландыш Нигъмәтҗанова нигә «юк» дип әйтүе авыр хакында уйланды. «Элегрәк кешегә юк дип әйтә алмый идем мин, үпкәләр сыман иде... Ничектер читтән генә кереп, җайлап кына, әйтә идем... Бер караганда, уйлап карасаң, мин бит аны алдыйм гына, ышандырам, өмет уятам...» – ди ул.

Постның азагында җырчы бу хакта үз төгәл фикерен белдерде: «Булдыра алмыйсың икән ул эшне, «юк» булмый диген, кешене дә алдамыйсың, үзеңә дә җиңел икән». Җырчының бу фикере белән килешмичә булмас. Кешегә каты «юк» диеп әйтәлмәүлек ике кешене дә җәфалый: вәгъдә биргәнен дә, ярдәм көткәнен дә. Иң яхшысы, йөрәгеңне тыңлап эшләү. Бары тик шул чакта гына бу гамәл дөрес булачак.

Автор: Г. Вәлиева

Фото: Инстаграм @landyshnigmatjanova; pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк