Логотип
Хәбәрләр

"Ник шулай иртә киттең..." Айгөл Бариеваның ире вафат...

"Ник киттең..."

Җырчы Айгөл Бариеваның ире Линар Юсипов вафат... "Ник шулай иртә киттең, ник киттең, мин синең белән генә көчле булганмын икән бит...Ә хәзер нәрсә булыр инде", - дип язган Айгөл үз аккаунтында. Әле берничә көн элек кенә Айгөл, сөенече белән уртаклашып, кызы Айлинаның соңгы КАИ уку йортындагы сессиясен гел яхшы билгеләренә генә тәмамлавын язган иде. Ә  ГИТИСның икенче курсында белем алучы улы Камил вокалдан имтихан тапшырган иде. "Ышанасы да килми... ник әйтсәң дә, юатырлык сүзләр табып булмас", дип язалар Айгөлгә.Ул бүген төнлә вафат булган. Линар белән хушлашу бүген 7 нче шәһәр хастаханәсендә узды. Якыннары сүзләренчә, үлем сәбәбе – инфаркт. Мәрхүмне соңгы юлга озатырга классташлары, дуслары, туганнары килгән иде.

Сабыр бул, Айгөл! Аллаһы Тәгалә бу хәсрәтләрне күтәрерлек көч бирсен...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк