Логотип
Хәбәрләр

Әнвәр Нургалиев янә хастаханәгә эләккән

Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев янә хастаханәгә эләккән. Бу хәбәрне ул инстаграм сәхифәсе аша җиткерде.

Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев янә хастаханәгә эләккән. Бу хәбәрне ул инстаграм сәхифәсе аша җиткерде.

Күптән түгел җырчы хастаханәдә дәваланып чыккан иде. Бу юлы Нургалиев бөтен төркеме белән салкын тидергән.

Авыру аркасында артист концертларын кичектерергә мәҗбүр. «Хәлемне аңларсыз дип өметләнәм. Бер-ике көндә аякка басырмын дип уйлыйм. Барыгызны да яратам һәм кочаклыйм», – дип мөрәҗәгать итә укучыларына җырчы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк