Онлайн-кассаны арендага алып эшләп буламы?

Җавап: 22.05.2003 кабул ителгән 54-ФЗ номерлы “Кулда булган акчалар һәм (яки) электрон түләү чаралары кулланып исәп-хисап ясаган вакытта контроль-касса техникасынан файдалану турында” Федераль канун (290-ФЗ номерлы Федераль канун редакциясендә) исәп-хисап ясау вакытында вакытлыча файдалануга (арендага) алынган контроль-касса техникасын куллануны тыймый.
Әйтеп үтелгән Федераль канунның 1.1 маддәсе нигезләмәләрендә “кулланучы” дигән термин билгеләнгән, ул исәп-хисап ясаганда контроль-касса техникасын кулланучы оешма яки хосусый эшмәкәр була ала.
Әйтелгән канунның 4.1 маддәсе нигезендә, контроль-касса техникасын теркәү турында гариза кулланучы тарафыннан кәгазьгә язылган килеш теләсә-кайсы җирле салым органына бирелә яки контроль-касса техникасы кабинеты аша юллана ала. Контрль-касса техникасы теркәлү датасы итеп гариза биргәннән соң биш эш көне эчендә бирелә (юллана) торган контроль-касса техникасы карточкасының салым органы тарафыннан формалаштыру көне санала. Дәвамы...
Фото: pixabay.com
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
11 август 2022 - 13:51
-
9 август 2022 - 09:28
-
8 август 2022 - 11:39
-
4 август 2022 - 16:44
-
4 август 2022 - 15:41
-
3 август 2022 - 14:31
-
2 август 2022 - 11:13
-
1 август 2022 - 13:44
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте