Логотип
Хәбәрләр

«Ошамаса – тыңламагыз!»

ТМТВ телеканалының #мактаутактасы тапшыруын күпләрегез карыйдыр. Биредә гади тамашачылар эстрада артистларына карата булган фикерләрен язалар, ә артистлар, үз чиратларында, аларга җавап кайтаралар. Җ...

ТМТВ телеканалының #мактаутактасы тапшыруын күпләрегез карыйдыр. Биредә гади тамашачылар эстрада артистларына карата булган фикерләрен язалар, ә артистлар, үз чиратларында, аларга җавап кайтаралар.

Җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова да шушы тапшыруның өзеген үзенең Инстаграм тасмасына урнаштырган. Биредә бер тамашачы Ландышны үз йөзе булмауда, Жанна Фриске һәм Полина Гагаринага охшарга тырышуында гаепли.

Ландыш исә бу фикергә бер дә аптырамый, «Ошамаса – тыңламагыз», – дип җаваплый. Шулай кирәктер дә. Көнләшкәннәр көнләшә бирсен, яратып тыңлаучы тамашачылары да җитәрлек Ландышның!

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @landyshnigmatjanova

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк