Озак көттем...

Динә Закирова сәнгать өлкәсендә танылган скрипкачы. Аны без ТНВ каналыннан барган «Җырлыйк әле» тапшыруыннан да беләбез. Динә шулай ук Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының оркестр музыканты да. Бүген Динә «Сәхнә» журналының кунагы.

«Шалтыратып елап алырлык кешең булу  үзе бер бәхет инде ул...»

Син кешеләргә ачык, әйеме?

– Ачык идем, дөресрәге. Кешеләргә ышанып, уй-фикерләремне сөйли ала идем. Әмма соңгы арада үз эчемә ябылдым дип әйтә алам. Кешегә ышанасың, сатмас, дисең... Бу арада яңа танышулар да юк, кайбер моңа кадәр булган сердәшләрем дә югалды. Беләсеңме, мин кешеләргә әле һаман да ышанам. Әмма ышанычымны югалтырмын дип куркып, артык ачылмаска тырышам. Күпләр бит бер-берсен сыный. Ә менә мин кешене сыный белмим.

Сине аңлаучы берәү булса да бардыр?

– Туганнан-туган апам бар. Менә ул мине тулаем белә дип әйтә алам. Яшерен-батырын түгел, үзең дә килешерсең, күпләр Динә Закированы, һәрвакыт елмаеп, тыныч кына яшәп ятучы дип белә. Әмма минем дә төрле чакларым була шул... Менә, йөзгә ярылып, зарланып елаган чагымда мин апама шалтыратам. Мин аның янында нинди бар, шундый булудан курыкмыйм. Рәхәтләнеп бер елый алам. Сәер яңгыраса да: шалтыратып елап алырлык кешең булу – үзе бер бәхет инде ул.

Моң-зарыңны сөйлә әле...

– Иң аянычы – өч ел элек әниемне – сердәшемне, киңәшчемне югалттым. Әни авырды. Әмма ул авырганда мин аның терелүенә җаным-тәнем белән ышана идем. Кояш гомере теләдем мин аңа...

Өч ел күпме ул, әзме, Динә?

– Белмим. Әнине уйламаган бер көнем дә юк. Менә мин инде утыздан үткән, үзем әни булган ханым, әмма һаман үз-үземне ашавымны дәвам итәм: ни өчен ул, нигә шулай булды? Аннан да яхшы, аннан да дөрес кеше юк иде бит! Нигә нәкъ менә ул? Син мине үзең дә аңлыйсың... Синең дә әниең гүр иясе. Нигә нәкъ менә алар, Алинә?..

Кызым Зәлия бар, шөкер. Мин аны озак көттем... Хәзер авыр вакытларымда ул булуы, эндәшүе, елмаюы белән ярдәм итә. Ул – юанычым.

Елама, зинһар.

– Мин җебек, сытык... Өч ел сизелми үтеп китте. Әмма аның һәр көне минем өчен үзе бер гомер кебек. Берәр хәл булса, әни нәрсә әйтер икән дип уйлыйм. Чаллыга кайтсам, бар нәрсә аны хәтерләтә.

Бәлки, артык уйларга кирәкмидер?

– Мин үз-үземә, хисләремә боерык бирә алмыйм шул... Бәлки, кирәкмидер дә. Ул исемә төшә дә озак кына чыкмый. Дөресрәге, ул минем исемнән бер дә чыкмый. Әни кебек үз баласы өчен сөенүче юк. Төрле уңышларга ирештем кебек, әмма бүлешергә ул гына юк. Муса Җәлил премиясенә ия булдык. Иманым камил, ул миннән дә артыграк сөенгәндер. Шалтыратып бүлешер идем, Алинә... Аңлыйсың мине, аңлыйсың.

Әтиең өйләнсә?..

– Риза булыр идем. Әмма үземнең эзләгәнем юк. Энекәшем дә өйләнмәгән, аңа да эзләмим.

Нигә энең өйләнми икән?

  • Бәлки, җаваплылык алырга куркадыр. Вакыты да җитмәгән, дисәң,

33 яшь инде аңа. Әлегә торыр урыны юк, ә киленне төшерергә торак кирәк. Мин аңа яхшылык телим. Аллаһ боерса, үз тиңен табар әле.

Әгәр сиңа килен ошамаса?

– Иң мөһиме – аңа ошасын. Мин алар арасына кысылмас идем. Кысылырга хакым да юк.

Килен белән конфликтка керсәгез?

– Мин конфликтларга кермим, гадәттә. Аннан соң Илшат энем акыллы егет, хисләргә генә бирелеп, үз тиңен сайламас дип уйлыйм. Килен буласы туташ мине, әтиебезне хөрмәт итәргә тиеш.

«Аллаһтан куркып яшим»

Ябыктың, әйеме?

– Дөресрәге, башта тазардым. Кияүгә чыккач, мин, дөресен әйтсәм, бераз үземә кул селтәдем. Ә хәзер үз авырлыгыма кайттым. Махсус диеталарга утырып карадым, әлбәттә. Әмма алар мине чикли. Мин үземне чикләргә, гомумән, яратмыйм. Имеш, сәгать уникедә син ашыйсың, өчләрдә капкалап аласың – бу минеке түгел. Аннан соң әни киткәннән соң да бик авыр булды... Кемдер кайгылардан, борчулардан ашап «арына», мин исә, киресенчә, ашый алмадым. Тамагымнан бер ризык үтмәде.

Дөньяда төрле кешеләр бар, әйеме, Динә?..

  • Әйе, кайберләрен күреп шаккатам. Берәү Казаныбыз мәктәбендә атыш оештырды, кемдер кемнедер үтерә. Аллаһы Тәгаләдән курыкмый микән алар?! Мин үзем Аннан куркып яшим. Уйларымның чиста булуы – максат. Намаз укыйм дип мактана алмыйм, әмма Ул барысын да күрә бит. Күрү генә түгел, һәр уеңны, фикереңне ишетә. Безне шулай тәрбияләделәр, хәзер менә мин кызымны шулай үстерергә тырышам. Аллаһ барысын да күрә, дим. Дин белән шаярган кешеләргә мөнәсәбәтем үзгә. Мәсәлән, кеше, уразасын да тотып, намазын да укып, үзенә спиртлы эчемлекләр эчәргә, тартырга рөхсәт итә икән, бу – үз-үзеңне алдау бит.

«Мин чикләрне яратмыйм!»

Динә, ни өчен нәкъ менә скрипка?

– Скрипка – катлаулы уен коралы. Чын, укыганда уйнарга өйрәнәсе килмәгән чакларым булгалады. Укытучым да кырыс һәм коры иде. Музыка мәктәбендә бик авыр укыдым, укуны ташларга теләгем зурдан иде. Хәтта бер елга ташлап та тордым. Әмма әни миңа: «Син тиеш», – дия иде. Әйткәнемчә, мине чикләргә ярамый. Мин чикләрне яратмыйм!

Әниең мәҗбүр иткән дип аңласам, ялгышмаммы?

– Шулай дип әйтсәк тә була. Әни үзе баянда уйный иде. Ә хыялында скрипкада уйнау булган. Без бу хакта бәхәсләшә идек. Укыйсыларым килми иде дә соң!.. Әни хаклы булган. Мин үземне башка өлкәдә хәзер күрмим дә. Скрипкада уйнамасам да, сәхнәдә эшләр идем. Актриса булырга хыяллануымны хәтерлим. Хәзер төп эш урыным – Камал театры. Барыбер театрдан ерак китмәдем, беләсең, ирем дә артист. Бүгенге уңышларыма әнинең үҗәтлеге сәбәпле.

Үзеңнең хыялыңны балага «бәйләү» дөресме, ничек уйлыйсың?

– Бер ана да үз баласына начарлык теләми бит. Әни өчен скрипка музыка патшабикәсе иде. Әгәр дә сәләтем булмаса, ул мине аңлар иде.

Зәлияне актриса буларак күрәсеңме?

– Кызым әтисе (Г. Камал исемендәге дәүләт театры артисты Илнур Закиров А.А.) юлын сайласа, мин каршы килмәс идем. Ул хәзер дә Камал театры репертуарында булган «Сагынырсызмы?» спектаклендә уйный. Иң мөһиме – аңа шушы мохит ошый. Театр – ул чиста дөнья. Мин үзем дә эшкә бик теләп йөрим. Без анда бер гаилә кебек: кечесе дә, зурысы да, исемлесе дә, исемсезе дә...

Акчасы гына юк. Миңа бер артист интервью биргән иде. 26 мең алам, ди. Әле ул Татарстанның халык артисты.

– Тота белсәң, бар инде ул, җиткереп тә була. Бәлки, әле киләчәктә артист хезмәтен күбрәк бәяләрләр. Артист халкын тамашачы бик бай дип уйлый.

Төрле мәҗлесләрдә дә чыгыш ясыйсың.

– Әйе, чакыргалыйлар. Кеше Динә бөтен җиргә өлгерә, ди инде. Әмма чакырган җиргә, мөмкинлегем булса, бармый калмыйм.

Минем туйда бушлай уйнадың, әйеме?..

– Синең туеңа, сине хөрмәт итеп, бүләк булыр дип килдем. Кайвакыт кешеләр чакыра, бәясен әйткәч, йөзләре үзгәреп куярга мөмкин. Бу очракта бәясен төшерәм. Хәтта бензин бәясенә генә килеп уйнаган чакларым да була. Акча эшләү максаты белән генә яшәп булмый бит. Мин элеккеге заман кешесе булып туарга тиеш булганмындыр. Үземне заман таләпләренә туры килеп яшим дип әйтә алмыйм. Югыйсә, иҗат итеп тә акча эшләүне беренче урынга куярга була. Тормыштан, иҗат итүдән мәгънә, ямь эзләргә кирәк.

Быел ирең Илнур белән Муса Җәлил исемендәге дәүләт премиясенә ия булдыгыз. Көнләшүчеләр булдымы?

– Кайгыны уртаклашучылар булыр да, шатлыкны уртаклашучылар бик сирәк, диләр бит. Шушы премиягә ия булгач, берничә кешемне югалттым, без үзара аралашуны туктаттык. Шушы исемгә лаеклы булу мине канатландырды. Димәк, иҗатның кадерен белүчеләр бар.

Акчасын нишләттегез?

– Берни эшләтмәдек, әле тора.

«Дүрт ел балага уза алмадым»

Зәлия синең бердән-бер кызың. Аны артык иркәлим дип уйламыйсыңмы?

– Юк, артык кыландырмыйм.

Бәлки, сиңа гына шулай тоеладыр? Ул берәү генә бит.

– Әйбер өстенә әйбер алмыйм. Аның да миннән, елаган булып, әйбер сораганы юк. Иркәләнгән балаларны күрәм мин...

Аның сиңа каршы әйткәне бармы?

– Юк, дияргә була, чөнки, әйтсә, эләгүен белә. Миңа каршы әйтергә ярамаганны белә ул. Кызым өчен мин – авторитет. Берәү генә дигәннән, күпләр: «Ник тагын алып кайтмыйсың?», – диләр инде. Сәламәтлегем дә бар, әмма Зәлиямне мин авыр таптым. Куркып калдым, димме соң... Кызымны мин бик көтеп алдым. Илнур белән өйләнешкәч, дүрт елга якын балага уза алмадым. Йөрмәгән табибларыбыз калмаган иде, акчалар да «түктек». Аллаһка мең шөкер, Ул безгә кызыбызны бүләк итте.

Син үзең иркә кыз булып үсмәдеңме ул?

– Юк, үскәндә әллә нәрсәбез юк иде дә. «Малосемейка»да яшәдек, хәтта фатирыбыз да булмады. Күршеләребез әпәләр (сөйләшә белми торган кешеләр – А.А.) иде, алар белән аңлашу авыр булгалады. Әле өстәвенә, без шәһәрдә торгач, кайбер туганнарыбыз бездә яшәп, укыдылар. Шуңа күрә, укырга кергәч, тулай торакта яшәү минем өчен гадәти иде. Энем белән безне артык кыландырмадылар. Әтием заводта эшләде, әнием – мәктәптә. Без, авыз күтәреп, әйбер сорамый идек. Алар безгә ни кирәк булуын үзләре белә иде.

Әти-әниеңнең үзара талашканын хәтерлисеңме?

– Әгәр сүзгә килсәләр, мин үземчә борчыла идем. Аларның сүзгә килүләрен авыр кичерә идем, дисәм дә була. Әмма алар тату яшәде. Әти әнигә исем белән эндәшми иде дә. «Балакаем», – дия иде, һаман да хәтерлим. Дөнья булгач, гаиләдә дә төрле хәлләр була, билгеле. Әти-әниләремнең үзара мөнәсәбәте – минем өчен үрнәк.

Театрда үзгәрешләр булды. Фоат абый Әбүбәкеров урынына башка кеше килде.

– «Яңа кеше килде, ошыймы соң?» – дип төрттерәләр. Җавап бирәм: һәрвакыт яңарышларга әзер булырга кирәк. Дөнья бер төрле генә бармый бит. Яңалыкны без кабул итәргә тиеш, бары шул. Яңа җитәкчегә дә җиңел түгелдер. Фоат абый ул һаман да безнең белән. Ул безгә туган кебек.

Гомумән, үзгәрешләр сиңа ничек тәэсир итә? Әйтик, бер өч-дүрт көн эчендә яшәү урыныңны үзгәртергә туры килсә?..

– Бу комфорт зонасыннан чыгу була. Авыррак булачак. Әлегә бары тик үземә уңайлы шартларда гына яши идем. Әмма яшәү урынымны үзгәртергә туры килсә, үзгәртә алыр идем дип уйлыйм. Үзгәрешләр булып тора инде ул. Булсын да, әйдә! Алай яшәве кызыграк та бит. Үзгәрешләргә, тормыш җилләренә әзер булырга кирәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
509
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Кариев театры «Tamga» лабораториясе белән театраль сезонны тәмамлый
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
22 июнь 2022 - 15:07
453
0
0
Утырырлар, дисезме?
21 июнь 2022 - 13:49
421
0
0
Биибезме?Биибез!
21 июнь 2022 - 11:41
372
0
0
"Здесь был Кай"
16 июнь 2022 - 15:28
811
0
0
Кызмы икән,малаймы?
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы