«Папины дочки» йолдызының оныгы туган!

Массакүләм мәгълүмат чаралары шатлыклы хәбәр җиткерде – «Папины дочки» сериалында уйнанан Андрей Леоновның оныгы туды. Хәзер актер дусларыннан һәм хезмәттәшләреннән котлаулар ала. Оныгы өлкән улы Евгений Леонов гаиләсендә туа.
60 яшьлек Андрей Леонов хәзер композитор Игорь Якушенко кызы Анастасиягә өйләнгән. Гаилә ике бала үстерә: тугыз яшьлек Анна һәм биш яшьлек Михаил. Актерның шулай ук беренче хатыныннан туган 32 яшьлек улы бар. Ул актерлык династиясен дәвам итте, күп еллар Швециядә яши. Моннан тыш, ир-ат спектакльләр өчен сценарийлар яза. Журналистлар хәбәр итүенчә, нәкъ менә аның гаиләсендә Андрей Леоновның беренче һәм бик күптән көтелгән оныгы туган.
Артистны бабау булуы белән котлыйбыз!
Автор: Г. Вәлиева
Фото: Инстаграм @___papiny_dochki/
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
2 октябрь 2023 - 11:15
-
1 октябрь 2023 - 11:46
-
30 сентябрь 2023 - 11:49
-
29 сентябрь 2023 - 16:27
-
28 сентябрь 2023 - 13:35
-
27 сентябрь 2023 - 13:37
-
26 сентябрь 2023 - 14:58
-
25 сентябрь 2023 - 12:32
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте