Логотип
Хәбәрләр

Паралич белән авыручы Анджелина Джоли васыять язган

Дөнья массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, 43 яшьлек Анжелина Джоли Белл параличы дигән авыру белән интегә. Танылган актриса васыятен дә яздырып калдырган диләр. Анжелина Джолиның сәламәтлеге...

Дөнья массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, 43 яшьлек Анжелина Джоли Белл параличы дигән авыру белән интегә. Танылган актриса васыятен дә яздырып калдырган диләр.

Анжелина Джолиның сәламәтлеген аның күп кенә дусларын борчый. Соңгы арада кыяфәте начар, тынгысыз тормышы аркасында вакытында тукланырга өлгерми һәм 42 килограммага кадәр ябыкты, дип борчыла алар. Белл параличы аның бит мускулларына да начар тәэсир итүе күренә.

Якыннары хәбәр итүенчә, Анжелина Бред Питт белән аерылушудан соң васыять тә язып куйган. Анда малның күп өлешен ул олы улы Мэддокска калдырган дип сөйлиләр. Шулай итеп, 17 яшьлек малай күп миллионлы байлыкның һәм Jolie Pas дигән бизнесның хуҗасы булырга мөмкин. Соңгы биш елда актриса үзенең продюсерлык компаниясе ярдәмендә 116 миллион доллар эшләгән. Аерылышу вакытында Мэддокс әнисе яклы булган.

Узган ел танылган актриса ял йорты шартлары булган махсус клиникага анорексия һәм булемия дигән психик авырулардан дәваланып чыкканы да билгеле. Әмма бүгенге көндә дә ул үзен артык таза дип исәпли икән.

Хәзерге вакытта Анжелина сәясәт һәм филантропия белән шөгельләнүче Ауропа миллионера белән якын мөнәсәббәттә булуы да билгеле.

Дөньяда иң матур актриса булып саналган Анжелина Джолиның  авырлыклары узучы булуын телибез.

Автор: Эльвира Сабирова

Фото: marieclaire.fr

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк