Пасха төнендә Казанда өстәмә җәмәгать транспорты җибәрелә
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче апрель). 8 апрельдә, шимбәдән якшәмбегә каршы төндә, Казанда пасха уңаеннан гыйбадәт тәмамланган вакытка өстәмә җәмәгать транспорты җибәрелә. Авиатөзелеш, Киров һәм Яңа Са...
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче апрель). 8 апрельдә, шимбәдән якшәмбегә каршы төндә, Казанда пасха уңаеннан гыйбадәт тәмамланган вакытка өстәмә җәмәгать транспорты җибәрелә.
Авиатөзелеш, Киров һәм Яңа Савин районнарына, шулай ук Азино-1, 10-нчы микрорайонга, Мирный һәм Дәрвишләр торак массивларына “Үзәк стадион” тукталышыннан китеп булачак. Транспорт 2.00 сәгатькә киләчәк.
“Үзәк стадион” тукталышыннан берәр автобус Меңьеллык мәйданыннан Чернышевский урамы юнәлешендә Дәрвишләр торак массивына, Азино-1 торак массивына кадәр Совет мәйданы, Гвардия урамы аша, “10-нчы микрорайон” тукталышына кадәр Танк, Академик Парин, Дубравная, Комиссар Габишев, Академик Завойский урамнары аша, шулай ук Мирный торак массивына кадәр барачак.
“Үзәк стадион” тукталышыннан берәр автобус Меңьеллык мәйданыннан Яңа Савин, Авиатөзелеш, Киров районнарына кадәр барачак.
Моннан кала, “Үзәк стадион” тукталышыннан Ленин дамбасы, Декабристлар урамы аша Дементьев урамына кадәр троллейбус барачак. Шәһәр транспорты хәрәкәте пассажирлар таләпләре буенча тукталышлар белән башкарылачак, дип хәбәр иттеләр Транспорт комитетында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк