Логотип
Хәбәрләр

Песошин Хөкүмәт йортында Россия Олимпия комитеты президентын кабул итте

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Хөкүмәт йортында Россия Олимпия комитеты президенты Станислав Поздняковны сәламләде. Поздняков Россия Олимпия комитеты президенты вәкаләтендә Казанга беренч...

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Хөкүмәт йортында Россия Олимпия комитеты президенты Станислав Поздняковны сәламләде.

Поздняков Россия Олимпия комитеты президенты вәкаләтендә Казанга беренче тапкыр килде.

Песошин Поздняковка Татарстанга карата булган игътибары һәм VIII Пляж гандболы дөнья чемпионаты ачылышында катнашканы өчен рәхмәт җиткерде.

Татарстан Хөкүмәте башлыгы сүзләренчә, Татарстан республикасы үзен зур күләмле халыкара һәм Бөтенроссия спорт чараларын кабул итәргә сәләтле төбәк буларак күрсәтә алды. Узган елда гына да республикада 1000нән артык, шул исәптән 25 халыкара турнир уздырылды.

Песошин шулай ук яңа гына булып узган гандбол буенча ярышлар турында сөйләде. Татарстанда пляж гандболы буенча Россия Кубогы уйнатылды, ә 2014 елдан башлап башкалада спортның пляждагы төрләре, шул исәптән гандбол ярышлары да үткәрелә.

татар-информ

Фото: tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк