Логотип
Хәбәрләр

Помидор тиз кызарсын өчен нишләргә?

Помидор тиз пешеп өлгерсен өчен киңәшләр "Челнинские известия" сайтында чыкты. Помидорның ботакка береккән урынына очлы таяк (зубочистка) белән 2-3 тишем ясарга. Ботакта үсеп торган помидорларны п...

Помидор тиз пешеп өлгерсен өчен киңәшләр "Челнинские известия" сайтында чыкты.

  • Помидорның ботакка береккән урынына очлы таяк (зубочистка) белән 2-3 тишем ясарга.
  • Ботакта үсеп торган помидорларны полиэтилен пакетка урнаштырырга, пакет эченә банан кабыклары салырга. Пакетны бәйләп куярга. Помидор пешә башлагач, пакетны алырга.
  • Спиртлы инъекция ясарга. Шприц ярдәмендә һәр помидорга 0,5 мл аракы "кадарга".
  • Ботактагы помидорларга аш содасы салынган эремә сиптерергә. Атнага бер тапкыр шундый эремә сипсәң, помидор тәмлерәк тә була. Эремәне 1 л суга 1 чәй кашыгы сода салып ясарга.
  • Агач көле эремәсе сипсәң, помидорлар баллырак булыр. Эремәне 1 стакан көлгә 10 литр җылы салып ясарга. 1 төпкә 2 атнага бер тапкыр 1 литр эремә сибәргә кирәк.
  • Әгәр помидор куагын бераз өскәрәк тарттырып куйсаң, помидор тизрәк кызара, тик тамырлары өзә күрмәгез.

интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк