Логотип
Хәбәрләр

"Президент бу мәсьәләгә тыкшынырга җыенмый"

Анда төбәктәге криминаль төркемнәр эшчәнлеге яктыртылачак.

 

Республика хакимияте «Слово пацана» криминаль сериалын төшерү белән бәйле ситуациягә тыкшынырга җыенмый. «Татарстанның меңъеллык тарихы бар, биредә телеэкраннарда күрсәтерлек матур вакыйгалар да җитәрлек».  ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова журналистлар белән узган брифингта шулай диде. Билгеле булганча, Республика балалар омбудсмены Ирина Волынец ТР Прокурорына мөрәҗәгать белән чыкты. «Слово пацана» фильмын төшерүнең законлылыгына игътибар итәргә кирәклеген әйтеп, ул яшүсмерләрне криминаль сериал кастингына җәлеп итү – ныгып бетмәгән психикага деструктив йогынты ясарга мөмкин дип белдерде.

«Тумач Продакшн» компаниясе Татарстанда «Слово пацана» сериалын төшерү өчен 14-16 яшьлек яшүсмерләргә кастинг үткәргән иде. Кино төшерү 2022 ел ахырында планлаштырыла. Анда төбәктәге криминаль төркемнәр эшчәнлеге яктыртылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк