Президент татар телен кулланмауны үз милләтеңне хөрмәт итмәү дип бәяләде
Бүген ел йомгакларына багышланган матбугат конференциясендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татар теленең кулланылышын арттыру мөһимлеген искәртте. Президент татар теленең тиешенчә кулланмавын...
Бүген ел йомгакларына багышланган матбугат конференциясендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татар теленең кулланылышын арттыру мөһимлеген искәртте.
Президент татар теленең тиешенчә кулланмавына басым ясады. «Бүгенге көндә без барыбыз да эшебезне русча алып барабыз. Татар телен саклау үзебездән тора. Әгәр без үзебез аны кулланмасак, телнең кирәге булмый», – дип аңлатты ул.
Рөстәм Миңнеханов татар теленең рәсми статусын билгеләп үтте. «Конституция буенча, ул хөкүмәт теле», – диде ул. Президент хөкүмәт утырышларында татар телендә чыгышлар артуын әйтте. Әгәр кемдер аңламаса, без рус теленә тәрҗемә итәбез», – диде ул.
«Нигә соң 100 ел элек киткән татарлар – Австралиядә, Финляндиядә – үзләренең телләрен елый-елый өйрәнәләр, ә без әзер телебезне кулланмыйбыз? Безнең булдыксызлык бу! Үз милләтеңне хөрмәт итмәү! Дөрес әйбер түгел», – диде Президент.
«Ярар, барыбыз да бер көнне рус телендә сөйләшә башлыйбыз ди. Без һәммәбез рус телен рус кешесе кадәр беләбез, – дип дәвам итте сүзен Миңнеханов. – Сез Казахстанда, Үзбәкстанга, Төркиягә барсагыз, андагы телне ике айда өйрәнәчәксез, бу үзе бер стимул булып тора».
Президент татар телен үстерү юнәлешендә эшлисе эшләр күп булуын билгеләп үтте.
Чыганак: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Филармониядә Хәния Фәрхи истәлегенә «Онытылыр димә...» концерты узды
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалы Камал театрының тарихи бинасында төшерелде
-
14 сентябрь - Татарстан Республикасы рәисен һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар узачак
-
Камал театры тарихи бинада соңгы спектаклен уйнады!
-
«Кеше китә - җыры кала» сериалы режиссёры Александр Далматов белән очрашу узды
-
Илнар Низамиевка 50! Кариев театрында «Без бит авыл малае» спектакле премьерасы узды!
-
Лилия Гәрәева Тинчурин театрыннан киткән. Театрда үзгәрешләр дәвам итә. Яхшыгамы, ямангамы - вакыт күрсәтер...
-
«Йөрәккә дә ремонт кирәк» Тинчурин театрында премьера көтелә.
Комментарий юк