Логотип
Хәбәрләр

Пугачевага нәрсә булган?

Яңа ел бәйрәмнәрендә барысы да гадәттәгечә: «Ирония судьбы или с легким паром!» киносы, Россия эстрада йолдызлары концертлары һәм урамнан килүче шартлау тавышы. Әмма күпләр быел Алла Пугачеваның зәңгә...

Яңа ел бәйрәмнәрендә барысы да гадәттәгечә: «Ирония судьбы или с легким паром!» киносы, Россия эстрада йолдызлары концертлары һәм урамнан килүче шартлау тавышы. Әмма күпләр быел Алла Пугачеваның зәңгәр экраннарда сирәк күренүен әйтә. Примадонна эстрада карьерасын күптән тәмамлаган булса да, «Огонек»ларда ел саен чыгыш ясый иде.

Соңгы арада Пугачеваның сәламәтлеге какшавы турында язып сары пресса битләрен тутырдылар. Имеш, йөрәгенә катлаулы операция ясавы көтелә, имеш, шуңа күрә йолдыз күзгә күренеп ябыга... Алла Борисовнаның кечкенә балаларын алдан җәлләп куючылар да юк түгел. Кеше теле үткен пычак кебек бит ул!

Йолдызның якыннары аның яңа ел концертларында катнашмавын: «Яз көне юбилей уңаеннан Кремльдә булачак концерты алдыннан көч туплый!», дип аңлаталар.

Үзенең шәхси аккаунтында @alla_orfey балаларын Кай белән Герда киеменә киендереп, фото астына матур теләкләр язган: «С наступающим Новым Годом! Мы и все дети России хотим жить под мирным небом.Дедушка Мороз,Избавь нас от ВОЙН и ВРАНЬЯ,от греховной ГОРДЫНИ и ложных АМБИЦИЙ.Пусть всегда будет МАМА,пусть всегда будет ПАПА,пусть всегда будет МИР!!!?☃️❄️» (текст үзгәртелмәде)

Нинди генә сүзләр йөрмәсен, Алла Борисовнаның да, безнең дә гаиләләребезгә яңа елда имин тормыш булсын иде!

Текст: Эльвира Сабирова

Фото: @alla_orfey

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк