Логотип
Хәбәрләр

Путин фамилияле укучы БДИдан 300 балл җыйган

Томск өлкәсендәге ябык Северский шәһәрендә "Северская гимназия" укучысы Александр Путин өч бердәм дәүләт имтиханыннан 300 балл җыйган. Ул физика, математика, рус теле имтиханнарын 100әр баллга биргән....

Томск өлкәсендәге ябык Северский шәһәрендә "Северская гимназия" укучысы Александр Путин өч бердәм дәүләт имтиханыннан 300 балл җыйган. Ул физика, математика, рус теле имтиханнарын 100әр баллга биргән. Хәзер Александр МФТИга укырга керергә җыена. Бу турыда РИА Томск хәбәр итте.

Мәктәп директоры Ирина Мирошникова Александрны мактап сөйли. "Александр һәрвакыт яхшы укыды. Ул отличник булды. Төгәл фәннәр белән кызыксына. Физика, математика, рус теле, ОБЖ олимпиадаларында катнаша иде. Бик киң кырлы бала. Полиатлон буенча спорт мастерына кандидат, музыкант. МФТИга укырга керергә җыена", - дигән ул.

Бу хакта тулырак: intertat

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк