Логотип
Хәбәрләр

Рәдиф Кашапов Татар яшьләре форумының мәдәни программасы белән таныштырды

1-5 август көннәрендә Казан шәһәрендә узачак VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумында берничә мәдәни программа булачак. Бу хакта Бөтендөнья татар яшьләре форумы уздырган матбугат конференциясендә форум...

1-5 август көннәрендә Казан шәһәрендә узачак VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумында берничә мәдәни программа булачак. Бу хакта Бөтендөнья татар яшьләре форумы уздырган матбугат конференциясендә форум рәисенең урынбасары, журналист, музыкант Рәдиф Кашапов сөйләде.

“Форумның беренче көнендә Казанның меңьеллыгы музеена һәм Иске Татар бистәсенә экскурсия оештырылачак. Экскурсиядә мең кеше катнашыр дип көтелә. Без Татар бистәсен инде берничә ел өйрәнәбез. Ул безнең өчен гади генә туристик урын түгел, ул – татарның йөрәге. Экскурсия вакытында без билгеле бер нокталарга тукталачакбыз һәм һәр урын турында бистәдә яшәүче кешеләр үзләре сөйләячәк.

Икенче көнне “Калеб” иҗади хәрәкәте әдәби-музыкаль кичә үткәрәчәк. Кичәдә “Татар биюенең тамырлары кайда?” дип исемләнгән лекция форматында класс-концерт узачак. Анда татар биюен эстрада вариантыннан ничек аерылганы, татар биюенең нигез элементлары күрсәтеләчәк.

Өченче көнне дискуссион мәйданчыклар эшләячәк. Шул ук көнне форумның җитәкче органнарын сайлавы булачак. Пленар утырышта исә төп чыгышларның берсе – авыл темасы. Кич белән заманча татар музыкасы кичәсе узачак.

Дүртенче көнне Балтач, Теләче, Саба һәм Арча районнарына бару каралган. Һәр район делегатлар өчен үз программасын тәкъдим итәчәк.

Бишенче көнне “Печән базары” заманча татар мәдәнияте фестивале узачак. “Печән базары” – кызыклы тәҗрибәләр үткәрү мәйданчыгы булып тора. Аның программасында беренче тапкыр сәнгать мәйданчыгы оештырылачак. “Иттифак” төркемендә җырлаган Назыйм Исмәгыйлев һәм заманча сәнгать вәкиле Радик Мусин 3-4 көн алдан килеп, ул мәйданчыкта яңа татар легендасын ясаячаклар. Моның өчен җиде ярым метрлы дивар урнаштырылачак. Илшат Сәетов махсус легенда язды. Бөтен серне ачасым килми. Ул безнең уртак иҗат җимеше булачак”, - диде Рәдиф Кашапов.

“Эшмәкәрләр авылларында өчәр-дүртәр мәчетләр салдыруга тоткан акчаларын ниндидер проектларга бирсәләр, без монда авыр сораулар белән азапланмас та идек”, - дип йомгаклады сүзен Рәдиф Кашапов.

  • VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы эшчәнлегендә 30 чит ил, РФнең 60 регионы һәм Татарстаннан 1000 артык делегат катнашыр дип көтелә. Форум программасы эчендә эшлекле очрашулар (пленар утырыш, дискуссион мәйданчыклар, проект сессияләрен уздыру), төрледән-төрле мәдәни-мәгълүмати һәм өйрәнү сәяхәтләре, шулай ук Казанның татар тарихы белән бәйле урыннарына бару, Арчада шәһәр көнендә һәм “Печән базары” фестивалендә катнашу күз алдында тотыла.

татар-информ

Фото: Султан Исхаков

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк