Логотип
Хәбәрләр

Рәфинә Ганиуллина: «Ирем миннән өлгеррәк булып чыкты»

Инстаграмда тормыш гөрли. Кемдер җырлый, кемдер аһәңле тавышы белән шигырь сөйли. Кыскасы, инстаграм – тормышның үзе. Җырчы Рәфинә дә үзенчәлекле пост куйган. «Абзарга чыгып сыер савырмын дисәм, ирем...

Инстаграмда тормыш гөрли. Кемдер җырлый, кемдер аһәңле тавышы белән шигырь сөйли. Кыскасы, инстаграм – тормышның үзе. Җырчы Рәфинә дә үзенчәлекле пост куйган. «Абзарга чыгып сыер савырмын дисәм, ирем @razil_kamalov миннән өлгеррәк булып чыкты» дигән ул. Видеода иптәше көлеп, шаяртып сыер сава. Инста дуслары да видеоязмага үз фикерләрен язганнар: «Булырдый кешедән барда була, менә бит ничек оста сава, куялар килештереп сыерның кай ягына утырырга белми, күзләр тимәсен сезгә бәхетле булыгыз»

«Гармунда уйнаган кебек сава сыерны, молодец!!!»

«Эш белүнең ояты юк, Рәфинәне көтеп утырмый, савып утыра бит, Рәфинәсе дә тик утыра торган кеше түгел, уңганнар икесе дә»

Берничә тискәре шәрехләүче дә килеп чыккан: «Чын ир ат өстендә булырга тиеш, сыер астында түгел».

Шулай да егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз дигән гыйбарә нәкъ менә Разил Камалов хакындадыр. Үзе уңган, булган, ике егет әтисе, бер эштән дә чирканып тормаучы Разил турында күп язып буладыр. Шулай ук баянист, аккомпаниатор, концертмейстер, җырчы, композитор дигән сүзләр дә нәкъ менә аның хакында. Бер сүз белән әйткәндә, булдыра!

Фото: @rafinaganiullina

Г.Ярмиева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк