Логотип
Хәбәрләр

Һәр мөхәррир иртәгә эштән китәргә әзер булырга тиеш - Римзил Вәлиев

(Казан, 8 апрель, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев фикеренчә, һәр мәгълүмат чарасы башында торган редактор иртәгә эштән китәргә әзер булып эшләргә тиеш. "Бүгенге яшь...

(Казан, 8 апрель, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев фикеренчә, һәр мәгълүмат чарасы башында торган редактор иртәгә эштән китәргә әзер булып эшләргә тиеш.

"Бүгенге яшь иҗатчыларга төймәләрен ычкындырып, иркенрәк сулыш алырга кирәк. Теләсә нинди редактор җитәкчелек белән бәхәсләшеп, кирәкле мәгълүматны бастырырга тиеш. Үзем чыгарган тагын бер афоризмны кабатлыйм: һәр редактор иртәгә үзенең эштән китәчәгенә әзер булырга тиеш. Бары шул мөхәррир генә яхшы эшли һәм сыйфатлы матбага чыгара ала", - диде ул.

Римзил Вәлиев моңа кадәр яшь татар блогерларына җитди темага язудан курыкмаска өндәде һәм блогерлыкның милләте юк дип тә әйткән иде.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк