Логотип
Хәбәрләр

Рәнис Габбазов: «Җырлый минем матурым»

Рәнис Габбазов хатыны Гөлия белән дуэт җырлаячак, - дип бер уртак фикергә килгән җырчының инста дуслары. Әйе, нәкъ шулай, Рәнис, җырламый кала алмыйсыз инде. Әбүнәчеләрең күңеленә Гөлиянең җырлавы охш...

Рәнис Габбазов хатыны Гөлия белән дуэт җырлаячак, - дип бер уртак фикергә килгән җырчының инста дуслары. Әйе, нәкъ шулай, Рәнис, җырламый кала алмыйсыз инде. Әбүнәчеләрең күңеленә Гөлиянең җырлавы охшаган бит. Җырчының инста тасмада куйган постыннан соң халык шундый фикердә калган.

«Менә хәзер гаилә белән йөрегез. 2 гаилә. Матурыңның тавышы бик матур, моңы да бар. 4 -егез дә моңлылыр буласыз. Көтеп калабыз»

«Ничего себе! Вот это тембр, вот это мелизматика»

«Ник шулай жырлаучылар күбрәк сәхнәдә юк икән, афәрин балам! Эч пошыргычлар күбрәк бит, алар ЗУР сәхнәләргә ничек үтәләр икән?»

«Бигрәк матур җырлый ич тормыш иптәшең... ник аның белән концертлар куеп йөрмәскә сезгә...төрле кызлар кочаклап җырлап йөргәнче (шутка)....давай үз хатының белән дә җырла инде безнең өчен Ранис...»

Үзенең бер әңгәмәсендә, тормыш иптәшем Гөлия Сагиева - Казан кызы. Аның белән Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында укыганда таныштык. Мин Венера Ганиевада укыдым, Гөлия Салават Фәтхетдинов кафедрасында белем алды, - дип таныштырган иде җырчы. Афәрин, Ранис!  Җырларыгызны көтеп алабыз!

@ranis_gabbazov

Г.Ярмиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк