Логотип
Хәбәрләр

Рөстәм Гайзуллин: «Бер-беребезгә мәхәббәт аңлату өчен Гашыйклар көне кирәкми»

Гашыйклар көне уңаеннан күп кенә театраль парларның танышу-кавышу һәм мәхәббәт тарихлары турында еш сөйләнде. «Болгар радиосы» хәбәрчеләре дә иҗади гаилә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм к...

Гашыйклар көне уңаеннан күп кенә театраль парларның танышу-кавышу һәм мәхәббәт тарихлары турында еш сөйләнде. «Болгар радиосы» хәбәрчеләре дә иҗади гаилә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының алдынгы артисты Рөстәм Гайзуллин һәм Г.Кариев исемендәге яшь тамашачы театры артисткасы Альбина Гайзуллина белән бу хакта сөйләшкән.

Рөстәм Гайзуллин: «Гашыйклар көнен яшь чакта гына үткәрә идек. Безнең өчен бу бәйрәм мөһим түгел. Бер-беребезгә мәхәббәт аңлату өчен Гашыйклар көне кирәкми. Тормыш чәчәгем Альбина белән еш кына романтик кичәләр оештырабыз. Истәлекле вакыйгаларга килгәндә, минем авыздан мактану кебек яңгырарга мөмкин. Кызык дип тапсагыз, Альбинадан сорый аласыз».

Альбина Гайзуллинаның җавабы болай булган: «Рөстәм – романтик кеше! Ул һәрвакыт бүләк биреп, күңелемне күрә, мине сөендерә. Иң истә калганы: гаилә корып яши башлавыбызга ун ел тулу уңаеннан Рөстәм күзләремне бәйләп бер урынга алып барды һәм без самолетта очтык. Казан каласын биеклектән күзәттек. Аңа кадәр самолетка утырганым юк иде, биеклектән куркам», – дип сөйләгән артистка.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Рөстәм Гайзуллин: “Гашыйклар көнен яшь чакта гына үткәрә идек. Безнең өчен бу бәйрәм мөһим түгел. Бер-беребезгә мәхәббәт аңлату өчен Гашыйклар көне кирәкми. Тормыш чәчәгем Альбина белән еш кына романтик кичәләр оештырабыз. Истәлекле вакыйгаларга килгәндә, минем авыздан мактану кебек яңгырарга мөмкин. Кызык дип тапсагыз, Альбинадан сорый аласыз”.? ?Ә без, үз чиратыбызда, Рөстәмнең үзенә хас булмаган тыйнаклыгына шаккатып, Альбина Гайзуллинаның үзенә шалтыраттык. Аның җавабы болай булды: “Рөстәм – романтик кеше! Ул һәрвакыт бүләк биреп, күңелемне күрә, мине сөендерә. Иң истә калганы: гаилә корып яши башлавыбызга ун ел тулу уңаеннан Рөстәм күзләремне бәйләп бер урынга алып барды һәм без самолетта очтык. Казан каласын биеклектән күзәттек. Аңа кадәр самолетка утырганым юк иде, биеклектән куркам”.❤ #болгаррадиосы #иртәнгечәй #рөстәмгайзуллин #альбинагайзуллина @rustemgayzullin

Публикация от Рустем Гайзуллин (@rustemgayzullin)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк