Логотип
Хәбәрләр

Рөстәм Миңнеханов: "Ак Барс" банкы - Татарстан Республикасының терәк банкы

(Казан, 31 май, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Ак Барс" банкы - Татарстан Республикасының терәк банкы дип исәпли. Әлеге фикерен Рөстәм Миңнеханов "Ак Барс" банкы акционерлары...

(Казан, 31 май, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Ак Барс" банкы - Татарстан Республикасының терәк банкы дип исәпли. Әлеге фикерен Рөстәм Миңнеханов "Ак Барс" банкы акционерларының еллык киңәшмәсендә әйтте. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Корстон" кунакханә комплексында узган чарадагы чыгышында Рөстәм Миңнеханов әйткәнчә, банк нәтиҗәлеге үсә бара, әмма үсеш темпларын арттырырга кирәк, банк рентабельлеге илдәге гомуми стандартларга әле туры килми.

"Бүгенге көндә уңай тенденцияләрне ныгыту мөһим, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Моның өчен яңа базарлар табарга, инновацион алымнар һәм технологияләрдән артта калмаска, банк продуктлары сыйфатын камилләштерү һәм аңа ихтыяҗны арттыру эшен алып барырга кирәк".

Без бүген сезнең тәкъдимнәр белән таныштык, диде ТР Президенты, алар бик кызык, әмма аларны инде бүгеннән гамәлгә ашырырга кирәк.

Агымдагы елда банкка "Эксперт РА" рейтинг компаниясе югары урын биргән. "Бу инвестицион фондлардан акча җәлеп итүгә ярдәм итә", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Аның фикеренчә, әлеге акчалар республика икътисадын диверсификацияләү өчен һәм җәлеп ителә торган ресурслар бәясен оптимизацияләү өчен кулланырга кирәк.

"Бүгенге макроикътисади чикләүләр шартларында Евразия икътисади берлеге һәм БДБ илләре базарларында хезмәттәшлек итүне устерергә кирәк, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Әйтик, Беларусь белән Татарстан арасында товар әйләнеше күләме узган елда 1 млрд доллардан артты. "Ак Барс" банкка Беларусь банклары һәм компанияләре белән уртак эшне дәвам итәргә кирәк. Шулай ук көнчыгыштагы хезмәттшләребезгә икътибар итәргә кирәк. Беренче чиратта Казахстан, Үзбәкстанга. "Ак Барс" банкының төп бурычы - икътисадның реаль секторын үстерү. Банк эре предприятиеләр белән генә түгел, ә товар әйләнешендә катнашкан бөтен предприятиеләр белән, шулай ук башка төбәкләрдәге предприятиеләр белән дә хезмәттәшлек итәргә кирәк. Шулай ук сәнәгать парклары, махсус икътисади зоналары һәм алгарышлы социаль-икътисади территорияләр резидентлары белән эшне дәвам итәргә, бизнеска ярдәм итүче федераль программаларда катнашырга кирәк".

"Банк хезмәтен кешеләр өчен максималь рәвештә җайлы итәргә кирәк", - диде Рөстәм Миңнеханов. Төп юнәлешләр - хезмәт күрсәтү вакытын тизләтү, читтән торып хезмәт күрсәтү сервисларын үстерү.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук "Ак Барс" сервисларын күп функцияле үзәкләргә тәкъдим итәргә кирәк дип исәпли. "Ышанам, бу безнең гражданнарга да уңайлы булачак", - диде ул.

Шулай ук ипотека кредитларын бирүне автоматлаштырырга кирәк, дип саный Рөстәм Миңнеханов. Шул ук вакытта "Ак Барс" банкка РФ Хөкүмәтенең балалы гаиләләр өчен льготалы ипотека программасы буенча эшләргә кирәк.

"Белгечләр квалификациясен, профессиональлекләрен үстерү дә бик актуаль, - дип саный ТР Президенты. - Хезмәткәрләрне укытырга кирәк һәм вузларда банклар өчен яшь белгечләр әзерләү программаларын эшләүдә катнашырга кирәк".  

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк