Рөстәм Миңнеханов мәрхүм Жорес Алферовның туганнарының кайгысын уртаклашты
Татарстан Президенты кайгы уртаклашу телеграммасын республика халкы исеменнән юллаган. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов академик Жорес Алферов үлү сәбәпле, кайгы уртаклашты. Ул Россия Фәннәр ак...
Татарстан Президенты кайгы уртаклашу телеграммасын республика халкы исеменнән юллаган.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов академик Жорес Алферов үлү сәбәпле, кайгы уртаклашты. Ул Россия Фәннәр академиясенең Санкт-Петербург фәнни үзәге рәисе вазифаларын башкаручы Юлия Бубличенко исеменә телеграмма юллаган. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкы исеменнән кайгы уртаклашкан. «Бөтенроссия җәмәгатьчелеге зур югалту кичерә. Дөнья фәненә зур өлеш керткән галим, күренекле кеше, иң дәрәҗәле һөнәри бүләкләр иясе вафат», диелгән телеграммада.
Жорес Иванович белән берничә тапкыр очраштым. Ул бик зыялы, югары мәдәниятле, идеяле, фәнгә бирелгән, дәүләт үсешендә фәннең зур әһәмиятен яклаучы кеше иде. Ул үзеннән соң зур мирас - фәнни хезмәтләр, уйлап табулар, күп санлы укучылары гына түгел, Санкт-Петербург милли-тикшеренү академик университетын, Фән һәм мәгарифкә ярдәм итү фондын һәм башка файдалы башлангычларын калдыра», - дигән Рөстәм Миңнеханов.
«Татарстан халкы исеменнән Жорес Ивановичның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз», диелгән әлеге телеграммада.
Фото "Татар-информ"
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/02/181913/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Мин - җан - туфрак» музыкаль спектакле премьерасы көтелә
-
“Әкият” курчак театры яңа сезонның беренче премьерасын тәкъдим итте. Габдулла Тукай әкиятенә нигезләнеп куелган өр-яңа “Су анасы”!
-
В Казани открылись гастроли Санкт-Петербургского театра «Суббота»
-
«Татар сүзе - чиксез!» Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Татар сүзе» Бишенче халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең гала-концерты узды
-
Казанда Малый театр гастрольләре башланды!
-
Филармониядә Хәния Фәрхи истәлегенә «Онытылыр димә...» концерты узды
-
Татарстанның халык артисты Халидә Сөнгатуллинага 60!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалы Камал театрының тарихи бинасында төшерелде
Комментарий юк