Логотип
Хәбәрләр

Рөстәм Миңнеханов Татарстан театрлары җитәкчеләренә һәм легендар артистларга рәхмәт әйтте

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Әтнәдә Театр елы ачылу тантасыннансоң очрашуда Татарстан дәүләт театрлары җитәкчеләренә һәм легендар артистларга рәхмәт әйтте.  Очрашу вакытында Рөстәм Миңнехан...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Әтнәдә Театр елы ачылу тантасыннансоң очрашуда Татарстан дәүләт театрлары җитәкчеләренә һәм легендар артистларга рәхмәт әйтте. 

Очрашу вакытында Рөстәм Миңнеханов театр җәмәгатьчелегенә рәхмәтләрен җиткерә, театр елын бергәләп матур итеп үткәрәсенә ышанычын белдерә. Качалов рус драма театрының сәнгать җитәкчесе Александр Славутский һәм Камал театры артисты Ренат Таҗетдинов республика җитәкчелегенә театр әһелләре исеменнән рәхмәт әйткән.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Театр елын бүген Әтнәдә ачты. Тантанада республика театрлары җитәкчеләре һәм артистлар катнашты.

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры - Россиядә бердәнбер авыл дәүләт театры. 

Чыганак: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк