Логотип
Хәбәрләр

Радиодан - "Сәхнә"гә?

Радиода эшләгән Зөлфия Гыйлметдинова "безнеке" булды!

Озак еллар «Болгар радиосы»нда  алып баручы булып эшләгән Зөлфия Гыйлметдинова безнең командага килеп кушылды! Аны «Сәхнә»журналы  хезмәткәрләре сафында күрүебезгә шатбыз! Журналны бергәләп  кызыклы идея-фикерләр, проектлар белән баетып, сез, укучыларыбызга, эчтәлекле  язмалар җиткерүне дәвам итәрбез дип, талантлы каләмдәшебезгә хәерле эшләр телибез. Зөлфия безнең коллектив өчен яңа кеше түгел, ул мәктәп яшеннән бирле «Сабантуй», «Ялкын», «Салават күпере» гәзит-журналлары белән актив иҗади хезмәттәшлектә булды. Соңгы елларда «Сәхнә» журналы корректурасын алып барды. Язмалары белән катнашты. Каләме йөгерек булсын, ару-талуны белмәсен, яңадан-яңа иҗади  уңышлар теләп, «рәхим ит», дип дәшәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк