Рафис Борһанов җәй көне юлларда һәм суда балалар иминлеген кайгыртырга чакырды

Кичә, 8 июньдә, Интернет буенча уздырылган республика ата-аналар җыелышында Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов ата-аналарны һәм педагогларны җәйге чорда балалар ялын оештыру мәсьәләсенә игътибарны арттырырга чакырды.
“Уку елы тәмамланды. Җәйге чорда балаларны сәламәтләндерү кампаниясе башланды. Бу - балаларга гына түгел, аларның ялын оештыручы өлкәннәр һәм ата-аналар өчен дә җаваплы чор. Узган атнада җәйге ял сменасын башлаган лагерьларда булдык”, - дип билгеләп үтте мәгариф министры.
Вице-премьер сүзләренчә, быел Татарстан лагерьларында 220 мең бала ял итәчәк. “Аларның ялы оешкан төстә һәм сәламәтлекләренә зыян китермичә, киресенчә, яңадан көч тупларлык итеп узарга тиеш”, - диде Борһанов.
Министр ата-аналарны юл иминлеге кагыйдәләрен һәм суда үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен үтәргә чакырды. “Балалар һәрвакыт өлкәннәрдән үрнәк ала”, - дип искәртте ул.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
26 гыйнвар 2023 - 13:47
-
25 гыйнвар 2023 - 13:18
-
25 гыйнвар 2023 - 12:23
-
24 гыйнвар 2023 - 12:14
-
23 гыйнвар 2023 - 12:35
-
20 гыйнвар 2023 - 16:30
-
20 гыйнвар 2023 - 10:49
-
19 гыйнвар 2023 - 11:11
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте