Рафис Борһанов WorldSkills хәрәкәтенә күбрәк яшьләрне җәлеп итәргә кирәк дип саный
Иң мөһиме - WorldSkills хәрәкәтенә мөмкин кадәр күбрәк яшьләрне җәлеп итү, бу эшче һөнәрләргә кызыксыну күп тапкыр артсын өчен кирәк. Бу хакта бүген Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов К...
Иң мөһиме - WorldSkills хәрәкәтенә мөмкин кадәр күбрәк яшьләрне җәлеп итү, бу эшче һөнәрләргә кызыксыну күп тапкыр артсын өчен кирәк. Бу хакта бүген Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Казанда WorldSkills Kazan 2019 Волонтерлар рекрутинг үзәге ачылышында әйтте.
«Универсиада уздыру нәтиҗәсендә спорт белән шөгыльләнүче студентлар санын өч тапкыр арттырдык. Бүген урта һөнәри белем бирү учреждениеләренә конкурс бер урынга 3-4 кеше тәшкил итә. Эшче һөнәрләргә кызыксыну арта», – диде Татарстан мәгариф һәм фән министры.
Аның фикеренчә, Татарстаннан катнашучыларга WorldSkills Kazan 2019 фестивалендә үзләрен югары дәрәҗәдә күрсәтергә кирәк.
«Чемпионатта Россия данын яклыйбыз. Чыннан да, без югары дәрәҗәдә чыгыш ясарга тиеш. Ә сез безнең өчен югары дәрәҗә ни булуын беләсезме? Безнең яшьләрнең Россия җыелма командасында лаеклы чыгыш ясауларын һәм лидерлар рәтендә булуын телибез», – диде Рафис Борһанов.
Көндәшлек зур булган даирәдә яхшы эшче кадрлар булдыру мөһим, дип саный Татарстан мәгариф һәм фән министры.
Фото: Владимир Васильев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк