Логотип
Хәбәрләр

Раил Садриев Виктор Сухоруковны Буага китерергә җыена

Җәй көне Буада «Буа: диалог киңлегендә» халыкара фестивале уздырыла. Буа татар дәүләт театры базасында уздырылган «Буа: диалог киңлегендә» халыкара фестиваленә Россиянең халык артисты Виктор Сухоруко...

Җәй көне Буада «Буа: диалог киңлегендә» халыкара фестивале уздырыла.

Буа татар дәүләт театры базасында уздырылган «Буа: диалог киңлегендә» халыкара фестиваленә Россиянең халык артисты Виктор Сухоруков килергә мөмкин. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Буа театры директоры, фестивальнең сәнгать җитәкчесе Раил Садриев хәбәр итте.

«Сухоруков бик популяр актер. Без аның белән бүген генә күрешеп сөйләштек. Безнең театр фестиваленә килүе турында килештек», ‒ диде Раил Садриев. 

Россиянең халык артисты, Виктор Сухоруков – Моссовет театры актеры.

Бүген Буа театрының Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе гастрольләре башлана. Театр Мәскәү өлкәсенең Орехово-Зуево һәм Малаховка шәһәрләрендә, Мәскәүнең Россия Армиясе театры сәхнәсендә спектакльләрен күрсәтә.

«Буа: диалог киңлегендә» халыкара фестивале 2019 елның язында Буада уздырылачак. Әлегә аның үткәреләчәк көннәре игълан ителмәгән. 2018 елда фестивальгә Сергей Безруков катнашып, үзенең «Нәни принц» моноспектаклен тәкъдим иткән иде.  

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк