Логотип
Хәбәрләр

Рамазан-2019: төп сораулар

Рамазан кайчан керә? Рамазан-шәриф аеның беренче көне – 6 нчы майда. Беренче тәравих намазы кайчан укыла? Беренче тәравих намазы Татарстан мәчетләрендә 5 нче майда укылачак. Тәравих намазы ничек укы...

Рамазан кайчан керә? Рамазан-шәриф аеның беренче көне – 6 нчы майда.

Беренче тәравих намазы кайчан укыла? Беренче тәравих намазы Татарстан мәчетләрендә 5 нче майда укылачак.

Тәравих намазы ничек укыла? Тәравих намазы 20 рәкәгать итеп укыла.

Ураза ничә көн дәвам итәчәк? Ураза быел 29 көн дәвам итәчәк.

Ураза гаете кайчан җитә? Гает намазы – 2019 елның 4 июнендә.

Фитыр, фидия һәм нисаб күләмнәре нинди? Фитыр сәдакасының минималь күләме – 100 сум, зәкят чыгаручыларга – 600 сум. Сәламәтлеккә бәйле рәвештә ураза тоту хәленнән килмәгән һәм аны башка вакытта каза кыла алмаучылар өчен һәрбер калдырылган көнгә фидиянең күләме – 200 сум.

Зәкят түләү өчен нисаб күләме – 230 мең сум.

Рамазан аенда Татарстанда нинди күркәм вакыйгалар көтелә? Игътибардан читтә калдырмагыз!

Рамазан аеның беренче көнендә «Дарул ифта»колл-үзәге эшли башлаячак.

Быел беренче тапкыр Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте «Түбәтәй» кафесы белән бергәлектә атналык тематик ифтарлар үткәрәчәк.

– 6 майда – «Рамазанга кердек»;

– 13 нче майда – «Хатын-кыз һәм Рамазан»;

– 20 нче майда – «Зәкят» фонды тәрбиясендә булган балалар өчен “Мин дә ураза тотам»;

– 27 нче майда – «Рамазан һәм Коръән».

«Татлы Рамазан» промо-акциясе.

Хәйрия акцияләре:

– «Рамазан – изге гамәлләр ае» – 4 авыру балага акчалар җыю буенча чара;

– «Кәгазьгә яңа тормыш бүләк ит» чарасы авыру балаларга ярдәм итү йөзеннән макулатура җыюны күздә тота.

Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен Казанда һәм Татарстан районнарында ифтарлар узачак.

Татарстанның барлык колонияләрендә көн саен ифтарлар оештырылачак, ураза тоту һәм гыйбадәт кылу өчен режим кертеләчәк, бәйрәм гает намазлары үткәреләчәк.

Кукмара районында «Миңнегөл» мәчетен ачу планлаштырыла.

Алабугада хатын-кызлар һәм балалар өчен “Рамазан дәресләре” үткәреләчәк

Республика ифтары кайчан була? Быел VII Республика ифтары 25 майда «Казан Арена» стадионында үткәреләчәк: намаз уку һәм авыз ачу өчен 15 мең кеше җыелачак.

Республика ифтарын уздыруга ничек өлеш кертергә?

– VII Республика ифтарына үзеннән өлеш чыгарырга теләүчеләр 7715 номерына «Ифтар» сүзен язып смс җибәрә ала. Смс бәясе – 50 сум (элемтә операторының тарифына бәйле). Ураза тотучы кардәшен авыз ачтырасы килгән һәркем шушы исәптән һәм күбрәк күләмдә дә 7715 номерына смс җибәрә ала. Мисал өчен, «Ифтар 500» яки «Ифтар 1000».

– iftar.tatar сайты аша финанс ярдәмне популяр акча күчерү системалары аша башкарырга мөмкин: MasterCard, VISA, Яндекс.Деньги.

Казанда һәм Татарстанда ифтарлар кайда узачак?

Татарстанның күпләгән зур мәчетләре халыкның мохтаҗ, аз керемле, күп балалы, сәламәтлеге чикле булганнарга ярдәм итүне максат итеп, авыз ачу мәҗлесләре – ифтарлар уздырачак. Сезнең игътибарыгызга Казан һәм Татарстан Республикасының зур шәһәр мәчетләре исемлеген тәкъдим итәбез. Аларга теләгән һәркем килә ала. Бары Казанда гына кырыклап мәчеттә ифтарлар узачак. Ифтарларны үз исемеңнән оештыру өчен күрсәтелгән мәчетләрнең имамнарына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Чыганак: ТР МДН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк