Логотип
Хәбәрләр

Рамазан аена дөрес ният белән кереп, бу айның бөтен бәрәкәтен, рәхәтен, савабын тоя алсак иде.

Быел ураза 6 майда башлана. Беренче тәравих намазы мәчетләрдә 5 майда укылачак.   Уразага ният кылу догасы   Гарәпчә ният кылу мөстәхәб булыр: «Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамәдаанә минәл-фәҗри...

Быел ураза 6 майда башлана. Беренче тәравих намазы мәчетләрдә 5 майда укылачак.
 
Уразага ният кылу догасы
 
Гарәпчә ният кылу мөстәхәб булыр: «Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамәдаанә минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисан лилләәһи тәгааләә».
Татарча: «Иләһи ният кылдым, Раббым, Үзеңнең ризалыгың өчен Рамазан уразасын тотмакка, таң беленгәннән алып кояш баеганга кадәр».
 
Авыз ачу догасы
 
Авыз ачканнан соң, гарәпчә: «Әллаһүммә ләкә сумтү үә бикә әмәнтү үә гәләйкә тәүәккәлтү үә гәләә ризкыйкәфтартү фәгфирлии йәә гаффарү мә каддәмтү үә мә әххәртү», һәм татарча: «Йә Раббым, Үзеңнең ризалыгың өчен генә ураза тоттым, тоткан уразаларымны кабул кыл, йә Раббым, Үзеңнең биргән нигъмәтләрең белән авыз ачам, кылган гөнаһларымны гафу кыл», – дип дога кылына.
 

интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк