Логотип
Хәбәрләр

Рамил Шәрәпов: «Өченчесенә дә киләм әле... Квартир бирмәсләрме?»

Тиздән бөтен дөнья Яңа ел могҗизасына күмеләчәк. Гадәттә, яңа елга күчәр алдыннан, агымдагы елдагы кылган гамәлләргә нәтиҗә ясыйлар. Әлеге нәтиҗәләр шәхси уңышлар буенча гына түгел, ә эштәге казанышла...

Тиздән бөтен дөнья Яңа ел могҗизасына күмеләчәк. Гадәттә, яңа елга күчәр алдыннан, агымдагы елдагы кылган гамәлләргә нәтиҗә ясыйлар. Әлеге нәтиҗәләр шәхси уңышлар буенча гына түгел, ә эштәге казанышлар буенча да ясала.

Артистлар иҗатына килгәндә, алар да игътибарсыз калмый. Аларны бүләкләү өчен аерым концертлар, махсус тантаналар уздырыла. Узган көнне танылган алып баручы Рамил Шәрәпов та «Туган тел» исемле милли премиясендә катнашкан. Бу хакта ул инстаграм сәхифәсендә үзенең фикерен белдерде.

«Шатлыгым белән уртаклашыйм әле. «Күпкырлы талант иясе» номинациясендә бүләкләделәр. Татарстанда күпме иҗат итеп, Башкортстанда бүләкләнәм. Кызык монда: бер залда - яңа ел кичәсендә төшәбез, аннан чыккан артистлар премиягә китәбез. Мәш киләбез, кыскасы. Урамда йодрык-йодрык кар ява. Чын Яңа ел могҗизасы! Өченчегә дә киләм әле....квартир бирмәсләрме», – ди Рамил.

Рамил Шәрәповны котлыйбыз һәм алда бары тик уңышлар гына теләп калабыз!

Автор: Г. Вәлиева

Фото: Инстаграм @sharapovramil

Посмотреть эту публикацию в Instagram

✅Шатлыгым белән уртаклашыйм әле)Бүген Башкорстанда "Туган тел" милли премиясендә,икенче статуэткамны алдым бит✊"Күпкырлы талант иясе" номинациясендә бүләкләделәр. Татарстанда күпме иҗат итеп, Башкортстанда бүләкләнәм.?Кызык монда: бер залда - яңа ел кичәсендә төшәбез, аннан чыккан артистлар премиягә китәбез. Мәш киләбез,кыскасы. Урамда йодрык-йодрык кар ява. Чын Яңа ел могҗизасы! Да малай,бер елда 2 статуэтка алдым! Өченчегә дә киләм әле....квартир бирмәсләрме? Рәхмәт @_tugan_tel_kanal каналына✊

Публикация от Рамиль Шарапов (@sharapovramil)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк