Логотип
Хәбәрләр

Рамил Шәрәповтан күңелсез хәбәр

Быелгы һава торышы халыкны бер дә канәгатьләндерми, бер карыйсың – яңгыр ява, икенчесендә кабат суыта. Погода шартларының мондый булуы кешеләрне кәеф-сәламәтлегенә дә зур йогынты ясый, һавада төрле ви...

Быелгы һава торышы халыкны бер дә канәгатьләндерми, бер карыйсың – яңгыр ява, икенчесендә кабат суыта. Погода шартларының мондый булуы кешеләрне кәеф-сәламәтлегенә дә зур йогынты ясый, һавада төрле вируслар һәм авырулар тарала.

Артист халкына аеруча авырга туры килә, чөнки тыгыз гастрольләр вакытында авырып яту бер дә вакытлы түгел. Шулай танылган юмор остасы һәм җырчы Рамил Шәрәпов та инстадусларына үзенең кинәт чирләп китүе хакында хәбәр итә. «Уффф! Чирләп киттем бит әле! Тамак, бирә кирәкне. Нишлибез? Нинди киңәш бирәсез?» – дип тамашачыларыннан киңәш сорый артист. Комментарийларда язылган киңәшләрдән соң Рамилне тиз арада савыгыр дигән өметтә калабыз.

 

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @sharapovramil

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк