Логотип
Хәбәрләр

Ранис Габбазов шатлыклы хәбәр җиткерде!

Шушы шатлыклы вакыйга уңаеннан 27 яшен тутырган артист тамашачыларына тагын берничә яңалык җиткерә.

Бүген, 5 апрель көнне, Р.Ваһапов фестивале лауреаты, талантлы җырчы егет Ранис Габбазов туган көнен билгеләп үтә. Шушы шатлыклы вакыйга уңаеннан 27 яшен тутырган артист тамашачыларына тагын берничә яңалык җиткерә. 16 апрельдә җырчының «Аллага шөкер» дип исемләнгән өр-яңа җыры чыгачак. Һәм Ранис Габбазов иҗатына битараф булмаган тамашачылар өчен җырчының үзе белән якынрак танышу өчен бик яхшы мөмкинлек ‒ бүген 19.00 сәгатьтә Инстаграмда булачак туры эфир.

«Бүген сезне кунакка чакырам!» ‒ ди артист.

Дуслар, үзизоляциядә вакытыгызны файдалы үткәрегез ‒ татар моңына якынаегыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк