Логотип
Хәбәрләр

Равил Фәйзуллин Айдар Фәйзрахманов турында нәрсә уйлый?

Айдар Фәйзрахмановның иҗади эшчәнлеген байтак еллар күзәтеп киләм. Аның турында укучылар белән фикер уртаклашып, берничә сүз әйтү теләге күңелемдә күптән йөри иде. Менә форсат-җай чыкты: Тукай премияс...

Айдар Фәйзрахмановның иҗади эшчәнлеген байтак еллар күзәтеп киләм. Аның турында укучылар белән фикер уртаклашып, берничә сүз әйтү теләге күңелемдә күптән йөри иде. Менә форсат-җай чыкты: Тукай премиясенә кандидатлар арасында аның исеме дә бар. Дөресен әйткәндә, Айдар Фәйзрахмановны мин күптән Лауреат дип йөри идем. Белеп җиткермәгәнмен икән. Тирәнрәк уйласаң, тарих өчен кешенең Лауреатлыклары, медал-орденнары, указ-дипломнары мөһим дә түгел. Ахыр чиктә, әгәр кеше шәхес икән, аннан фәкать кыска гына исем кала. Әйтик – Тукай, Сәйдәш, Такташ, Туфан, Яхин, композитор Яруллиннар, Фәнис Яруллин... замандашларыбыздан тагын дистәләгән исем атарга була. Кемгә ничектер, миңа калса, бүгенге сәнгать дөньясында Айдар Фәйзрахмановның да үзенә килешеп торган матур исеме бар. Кайсы киштәдә икәнен вакыт үзе билгеләр.

Автор: Равил Фәйзуллин

Фото:afisher.info

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк