Равил Фәйзуллинның онлайн кичәсе: Марат Готовичтан ихлас котлау һәм Ренат Зиннуровичтан рус халкының милли бренды

Хәер, кәнәфи куярлык сәхнәсе дә юк иде анда. Аның каравы, колонналар, алтын йөгертелгән затлы бизәкле түшәм һәм һәр тамашачыга җитәрлек кәнәфиләр. Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин үзенең юбилей кичәсен әнә шундый 150-200 урынлык зур булмаган затлы залда үткәрде. Татарстан Милли китапханәсе оештырган китап күргәзмәсендәге китаплары, мөгаен, залдагы кунаклар санынча булгандыр. Шактый зур иде күргәзмә. 75 яшьлегенә Шагыйрь зур иҗат белән килгән. 

Дөрес, кичәнең исеме бөтенләй дә юбилей тантанасы түгел иде. Ә бәлки «Гомер калейдоскобы» китабын тәкъдим итү кичәсе. Китапның тиражы нибарысы 1300 данә. Татарстан китап нәшриятының интернет кибетендә 1320 сум тора.

Автор: Рузилә МӨХӘММӘТОВА
Фото: Рамил Гали

Чыганак: интертат

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
283
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Азат Абитов: «Бәбине көтәбез инде»
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы